Нәҗип Җиһанов урамы () — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районындагы урам. Почта индексы 423825. ОКАТО коды: 92430000000Почтовый индекс улица Назипа Жиганова, г. Набережные Челны. Координатлар 55.778396°N һәм 52.460973° E. Озынлыгы 236 м.

Тарих

Татар композиторы, ССРБ һәм ТАССР халык артисты, Габдулла Тукай премиясе, ике тапкыр икенче дәрәҗә Сталин һәм ССРБ дәүләт премияләре лауреаты, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1981) Нәҗип Гаяз улы Җиһанов (Нәҗип Җиһанов, 1911 — 1988) хөрмәтенә аталган урам.

Урнашуы Яр Чаллының (Яңа шәһәр) Автозавод районының 71нче комплексы «Боровецкое» коттеджлар бистәсендә урнашкан кечкенә урам. Урман арты белән киселештән башлана. Планер , Зөбәрҗәт кечкенә урамнары белән кисешә. Нәҗип Җиһанов урамыннан Шилнә урманына һәм Түбән Чулман милли паркына узарга мөмкин.

Игътибарга лаек объектлар

Урам (элиталы) шәхси секторга керүче коттеджлардан тора.

Әдәбият Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X

Сылтамалар Нәҗип Җиһанов урамы Яр Чаллы картасында

Искәрмәләр

Төркем:Яр Чаллы урамнары Төркем:Нәҗип Җиһанов хөрмәтенә аталган объектлар