Нәкыйп Гатиятуллин, Нәкыйп Сәлах улы Гатиятуллин (Накип Салахович Гатиятуллин; 1949 елның 6 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Шәрләрәмә — 2026 елның 24 июле, РФ, ТР, Әлмәт) — геолог, геология эзләнүләре эшләрен оештыручы, «Татнефть» геология эзләнүләре идарәсе җитәкчесе (1989―2015), Россия Федерациясенең (2006) һәм Татарстанның (1993) атказанган геологы, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Геология-минералогия фәннәре докторы (2011), Халыкара минераль чимал академиясе , Тау фәннәре академиясе хакыйкый әгъзасы. Геология буенча алты монография, 60 тан артык фәнни хезмәт һәм өч патент авторы Гатиятуллин Накип Салахович. cyberleninka.ru.

Тәрҗемәи хәле 1949 елның 6 ноябрендә Татарстан АССР Воршилов (1957 елдан Яңа Юл, 1959 елдан Сарман) районы Шәрләрәмә авылында туган. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне (1965), Зур Нөркәй урта мәктәбен (1967), Казан дәүләт университетының геология факультетын (1973) тәмамлаган. Студент елларында Ямалда, Красноярск крае Богучаныда практика үтә.

Хезмәт юлы 1967 елда югары уку йортына кергәнче Казанда эшли.

1973—1980 елларда Әлмәт бораулау эшләре идарәсе геология бүлегенең өлкән геологы.

1980—1986 елларда Баулы бораулау эшләре идарәсе геология бүлеге башлыгы. Көнбатыш Себердә эшли.

1986—1993 елларда «Татнефть» берләшмәсенең геология бүлеге башлыгы урынбасары. 1993 елда аның башлангычы белән Татарстан геология эзләнүләре идарәсе оештырыла һәм ул идарәнең беренче җитәкчесе була. Идарә нефть, битум, каты файдалы казылмалар буенча һәртөрле геология эзләнүләре һәм фәнни-тикшеренү эшләре башкара. Идарәгә шулай ук эчә торган һәм шифалы су запасларын өйрәнү, эзләү, саклау һәм сәнәгатьтә файдалануга тапшыру эшләре дә йөкләнә. Норлат, Актаныш, Чистай, Бөгелмә, Азнакай һәм күп кенә башка торак пунктлар экология ягыннан чиста, эчә торган сулы була. Тәтеш районында «Нафтуся» төрендәге шифалы-минеральләшкән су табыла һәм дәвалау оешмалары оештыру өчен база булдырыла.

1993—2015 елларда «Татнефть» берләшмәсенең геологик разведка идарәсе җитәкчесе.

2011 елда Санкт-Петербургта «ВНИГРИ» институтында «Геолого-тектонические условия нефтегазоносности восточной части Волго-Уральской антеклизы (Территория Республики Татарстан)» темасына геология-минералогия фәннәре докторлыгына диссертация яклаган .

2015 елдан «Файдалы казылмалар запасы буенча дәүләт комиссиясе» () Казан филиалы директоры.

Вафаты 2026 елның 24 июлендә 77нче яшендә Әлмәттә вафатСкорбим. Гатиятуллин Накип Салахович. «Нефтяные вести», 29.07.2026. № 29 (3132). – Стр.15..

Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Татнефть» ААҖ шәрәфле нефтьчесе 1994 — Татарстанның атказанган геологы 2004 ― ТР фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе 2005 ― Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале 2006 ― Россия Федерациясенең атказанган геологы 2013 ― Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Фән һәм техника өлкәсендәге премиясе 2013 ― «Почетлы җир асты байлыклары разведчигы» күкрәк билгесе (РФ табигать ресурслары һәм экология министрлыгы) 2020 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале һ.б.

Гаиләсе Хатыны Наилә, КФУ геология факультетын тәмамлаган. Уллары Рамил, геолог. Татарстан геология эзләнүләре идарәсе башлыгы ТАТАРСКОЕ ГЕОЛОГОРАЗВЕДОЧНОЕ УПРАВЛЕНИЕ ПАО «ТАТНЕФТЬ». Рамилнең хатыны Диана, балалары Әнвәр (Санкт-Петербург политехника университеты студенты), Кәрим.

Туган авылындагы урта мәктәпкә (2014 елдан башлангыч мәктәп), авылдагы «Рамазан» мәчетенә матди ярдәм күрсәтеп тора.

Минераллар тупланмасы булдыру белән мавыга, халыкларның килеп чыгышы буенча тарихи эзләнүләр белән кызыксына. 2008 елның 17 декабрендә «Казан кирмәне» тыюлыгының табигый тарих музеенда Н. С. Гатиятуллин тупланмасы буенча «Таш әкият» (кварц) күргәзмәсе оештырыла Гатиятуллин. Н. С. Открытие выставки «Каменная сказка». art16.ru

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000. Син үзең дә – саф алтын кебек. Китапта: Роза Шәйгарданова. Шәрләрәмәм – күңел учагым. К.: «Приоритет» ҖЧҖ, 2018, 5-6нчы биттә. Н. Гатиятуллин. В отчий дом ведут дороги. К.: РИЦ «Школа», 2022. ISBN 978-5-00162-651-0 Сылтамалар

Гатиятуллин Накип Салахович. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru Накипу Салаховичу Гатиятуллину – 60 лет. «Горная промышленность», 2009 ел, № 4. Н. С. Гатиятуллин «Милләттәшләр» порталында Н. С. Гатиятуллин «Чикләрсез татарлар» порталында

Шулай ук карагыз

Төркем:Геологлар Төркем:Татарстанның атказанган геологлары Төркем:Россиянең атказанган геологлары Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Геология-минералогия фәннәре докторлары Төркем:«Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр