Петр белән Феврониягә һәйкәл () — 2018 елда Казанда Рус православие чиркәве изгеләренә ачылган һәйкәл.

Тарих

2018 елның 4 ноябрендә Казанның Чистай урамындагы гыйбадәтханә каршында урнаштырылган. Һәйкәлне ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ финанс министры урынбасары Андрей Иванов, Татарстан митрополиты Феофан атакай Ашурков, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР рус милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе Ирина Александровская һ. б. рәсми кешеләр катнашаРөстәм Миңнеханов Казанда Петр белән Феврониягә һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Азатлык радиосы, 4.11.2018.

Тасвирлама Петр белән Феврониягә һәйкәлләр Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Алексий II башлангычы белән 2009 елдан башлап РФнең 60 шәһәрендә (Муром, Ярославль, Сочи, Архангельск, Благовещенск һ. б.) куелган.

Казанда Петр белән Феврониягә һәйкәл урнаштыру турында карар ТР рус милли-мәдәни оешмасы тәкъдиме буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2015 елның июнендә кабул ителгән. Һәйкәл эскизына игълан ителгән бәйгедә 11 сынчы катнашып, 22 вариант тәкъдим иткән. Скульптор Петр Добаев варианты җиңеп чыккан.

Һәйкәлдә Петр һәм Феврония кулларына тынычлык символы булган күгәрчен тотып торалар. Һәйкәл тирәсендә сквер булдырылган. Төнге вакытта һәйкәл яктыртылачак.

Искәрмәләр

Чыганаклар Памятник благоверным Петру и Февронии открыт в Казани в День народного единства. Казан епархиясе матбугат хезмәте, 4.11.2018

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Казан һәйкәлләре Төркем:Православие Төркем:Казанның Чистай урамы