Хәдичә Ямашева (Хәдичә Зариф кызы Ямашева (кыз фамилиясе Бадәмшина, икенче ире буенча Таначева), , — , ) — инкыйлаб хәрәкәтендә катнашучы, табибә. Ире Хөсәен Ямашев белән бергә «Урал» гәҗитен нәшер итә, аның рәсми мөхәррире була. 1912-1937 елларда Казанда, Мәскәүдә һәм Урта Азиядә теш табибәсе. Милләт Мәҗлесе депутаты (1917-1918).
1939 елда «инкыйлабка каршы оешма әгъзасы» дип 8 ел лагерьгә (Ухтижемлаг) хөкем ителә. 1949 елда кабат кулга алынып, сөргенгә хөкем ителә; сөргендә вафат була. Кабере Эстәрлетамак авылы зиратында.
1957 елның 7 декабрендә аклана. Шулай ук карагыз
Җиян (, , ) — урысча: племянникРифкать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. К.:ТКН, 2001, 72нче биттә. ISBN 5-298-01004-0.
Искәрмәләр
Төркем:Татар революционерлары Төркем:Социалистлар Төркем:Сталин репрессияләре корбаннары Төркем:Теш табиплары