Габбәс Мөхәммәтшин, Габбәс Нурулла улы Мөхәммәтшин (1935 елның 9 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яңа Писмән районы, Кирлегәч — 2019 елның 12 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — Татарстанның хуҗалык һәм мәдәният эшлеклесе, ТАССР атказанган төзүчесе, ТАССР (ТР) мәдәният министры урынбасары (1989-1997). Казанда «Әлмәт якташлыгы» җәмгыяте рәисеЛандыш Сибгатуллина, Юрас Сафиуллин. Представители Альметьевского землячества в Казани передали видеопоздравления в связи с юбилейными датами. Әлмәт районы рәсми сайты, 10.04.2013.
Тәрҗемәи хәле 1935 елның 9 маенда Татарстан АССР Яңа Писмән районы (1955 елдан Лениногорск районы) Кирлегәч авылында туган. Иркутскида хәрби техниклар мәктәбен (техникум) тәмамлаган (1954). 1954—1956 елларда хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы 1954 елда Ерак Көнчыгыш тимер юлы махсус конторасында төзелеш мастеры.
1956—1957 елларда Ерак Көнчыгыш тимер юлының Владивосток дистанциясе төзелеш мастеры.
1957—1978 елларда Әлмәтнең «Татнефтестрой» берләшмәсе Тимер-бетон эшләнмәләр заводы (): өлкән мастер, цех башлыгы, җитештерү-техник бүлек башлыгы, өлкән , завод директоры.
1978—1980 елларда Лиепая (Латвия) төзелеш материаллары комбинаты директоры.
1980—1987 елларда Әлмәтнең йортлар төзү комбинаты башлыгы. 1982 елда ул җитәкләгән йортлар төзү комбинаты рекордлы күләмдә (75 539 квадрат метр) йортлар җиткерә. 5 катлы йортлар белән бергә 9 катлы йортлар салуга керешә.
1987—1989 елларда Казанның «Татжилгражданстрой» тресты баш . Сөембикә манарасын эшендә турыдан-туры катнаша.
1989 елның сентябреннән 1997 елның декабренә кадәр ТАССР (1991 елдан Татарстан) мәдәният министры урынбасары.
2019 елның 12 гыйнварында 83 яшендә вафат.
Китабы Семь ступеней минарета Сююмбеки: Историко-публицистический очерк о древнейшем архитектурном памятнике на территории Казанского Кремля (XVI-XX вв.). Казань: Дом печати, 2003. ISBN 5-94259-050-8 Мухамедшин, Габбас Нуруллович. Семь ступеней минарета Сююмбеки. Российская государственная библиотека
Бүләкләре, мактаулы исемнәре ТАССР атказанган төзүчесе 1977 — Хөрмәт Билгесе ордены 1995 — Татарстан Республикасы Мактау грамотасы 1970 — «Фидакарь хезмәт өчен В.И. Ленинның 100 еллык юбилее хөрмәтенә» медале 1984 — «Хезмәт ветераны» медале
Искәрмәләр
Сылтамалар
Элеккеге Татарстан мәдәният министры урынбасары Габбас Мөхәммәтшин вафат. «Татар-информ» МА, 12.01.2019 На 84-м году жизни скончался видный государственный деятель, Заслуженный строитель ТАССР, бывший заместитель министра культуры Республики Татарстан Габбас Нуруллович Мухамедшин. ТР мәдәният министрлыгы сайты
Моны да карагыз
Төркем:Татарстанның атказанган төзүчеләре Төркем:Төзүчеләр Төркем:Инженерлар Төркем:Завод директорлары Төркем:Предприятие җитәкчеләре