Манасаровар Күле (Тибет телендә: མ་ཕམ་གཡུ་མཚོ།); Кытай телендә: гадиләштерелгән иероглифлар белән: 玛旁雍錯 (традицион иероглифлар белән), 瑪旁雍錯 ул шулай ук Мапам Юмцо дип атала, бу югары биеклектә урнашкан төче су күле, аңа Кайлаш бозлыкларыннан су ага. Кытайда, Тибетта, Кайлаш тавы янында. Күл дүрт диндә изге урын дип санала: Бон, Буддачылык, Һинд дине, һәм Җәйничелектә.

Этимологиясе Санскрит сүзе "Манасаровар" (मानसरोवर) ике Санскрит сүзенең комбинациясе булып тора; "Манас" (मानस) мәгънәсе "акыл (киң мәгънәдә барлык акыл куәтләренә карый), акыл, фикер йөртү, аңлау, сиземләү", шул ук вакытта "саровара"ның (सरोवर) мәгънәсе "күл яки зур буа".

Географиясе

Манасаровар Күле диңгез дәрәҗәсеннән өстән 4590 м (15060 фут) биеклектә урнашкан, күбесенчә тозлы күлләр булган Тибет Платосы өчен төче күл өчен чагыштырмача югары биеклек. Манаса саровар күле формада чагыштырмача түгәрәк, әйләнәсе 88 км (54,7 миля). Аның тирәнлеге максимум 90 м (300 футка) җитә һәм мәйданы 320 км² (123,6 кв. миля). Ул якындагы Ракшастал Күленә табигый Ганга Чху каналы белән тоташтырылган. Манасаровар Күле Сатлеҗ чыганагы янында, ул Инд елгасының иң көньяк кушылдыгы. Моннан якын Брахмапутра Елгасы, Инд Елгасы, һәм Ганганың әһәмиятле кушылдыгы Гхагхараның чыганаклары урнашкан. Манасаровар Күле Ракшастал Күленә ташый, ул тозлы агымсыз күл. Бу күлләр Сатлеҗ бассейнының өлеше булган һәм тектоник активлыкка күрә аерылган булган.

Климаты Маносаровар күле өчен климат бирелгән мәгълүматлары (Чыганак - Climate-Data.org)Уртача югарыJan high C = -3.2Feb high C = -2.0Mar high C = 0.9Apr high C = 6.4May high C = 10.2Jun high C = 13.7Jul high C = 13.7Aug high C = 13.1Sep high C = 13.1Oct high C = 11.1Nov high C = 6.5Dec high C = 1.0Уртача уртаJan mean C = -8.9Feb mean C = -7.6Mar mean C = -4.2Apr mean C = -0.1May mean C = 3.1Jun mean C = 7.1Jul mean C = 8.4Aug mean C = 8.0Sep mean C = 8.0Oct mean C = 5.4Nov mean C = -0.2Dec mean C = -5.1Уртача түбәнJan low C = -14.5Feb low C = -13.1Mar low C = -9.2Apr low C = -6.6May low C = -4.0Jun low C = 0.6Jul low C = 3.1Aug low C = 3.0Sep low C = -0.2Oct low C = -6.8Nov low C = -11.1Dec low C = -13.3Уртача явым-төшемнәрJan precipitation mm = 52Feb precipitation mm = 34Mar precipitation mm = 52Apr precipitation mm = 30May precipitation mm = 26Jun precipitation mm = 40Jul precipitation mm = 125Aug precipitation mm = 135Sep precipitation mm = 66Oct precipitation mm = 29Nov precipitation mm = 7Dec precipitation mm = 18

Дини әһәмияте

Һинд динендә Һинд дине буенча күл беренче мәртәбә Ходай Брахма күңелендә барлыкка килгән, шуннан соң ул Җирдә пәйда булган.Charles Allen. (1999). The Search for Shangri-la: A Journey into Tibetan History, p. 10. Little, Brown and Company. Reprint: Abacus, London. 2000. . Һинд динендә Манасаровар Күле сафлык персонификациясе, күлдән эчкән үлемнән соң Шиваның сыену урынына барачак. Ул йөзләрчә тормышлар дәвамында кылынган барлык гөнаһларыннан чистарачак дип ышаныла.

Кайлаш Тавы кебек Манасаровар Күле дини сәфәр кылу урыны, ул Һиндстаннан, Непалдан, Тибеттан һәм күрше илләрдән дини сәфәр кешеләрен җәлеп итә. Һинд дине ышанулары буенча Манасароварда коену һәм аның суын эчү барлык гөнаһлардан чистарта. Дини сәфәр кылу турлары регуляр рәвештә оештырыла, бигрәк тә Һиндстаннан, аларның иң мәшһүре ел саен үтә торган "Кайлаш Манас Саровар Ятра". Дини сәфәр кылучылар күлнең суларында церемониаль коенуга киләләр. Манасаровар Күле дини сәфәр кылучылар буенча Азиянең дүрт бөек елгасының чыганакларына якын дип карала, атап ук әйткәндә Брахмапутра Елгасы, Гһагһара, Синдх һәм Сатледҗ, шулай итеп ул күчәр ноктасы, аңа дини сәфәр кылучылар меңнәрчә еллар тулып кергәннәр. Чамдо бәрелешеннән соң төбәк тыштан дини сәфәр кылучылар өчен ябык булган; 1951 һәм 1980 ел арасында чит илдән килүчеләр рөхсәт ителмәгән. 1980-енче еллардан соң ул янә Һинд дине тарафдарларының дини сәфәр юлы булып киткән.In Search of Myths & Heroes By Michael Wood

Һинд дине буенча, күл беренче мәртәбә Брахма тарафыннан барлыкка китерелгән булган, шуннан соң ул Җирдә манифестацияләнгән булган. Шуңа күрә, ул "Манаса сароварам" дип атала, бу Санкрит сүзләре "акыл" һәм "күл"нең кушылмасы. Күл шулай ук Хамса (кошы)ның җәйге сыену урыны булып тора. Ул изге булып танылып, хамса субкыйтганың симбиологиясендә мәшһүр элемент булып тора, ул акыллылыкны һәм матурлыкны чагылдыра.<ref>Eckard Schleberger, Die Indische Götterwelt. Eugen Diederich Verlag. 1997 </ref>

Һинд дине теологиясе буенча, биш изге күл бар; алар бергәләп Панч-Саровар дип атала; Мансаровар, Сиддхпур, Нараян Саровар, Пампа Саровар һәм Пушкар Саровар. Алар шулай ук Шримад Бхагавата Пуранада китерелгән. Encyclopaedia of tourism resources in India, Volume 2 By Manohar Sajnani

Бу дөньяга карый торган кешеләр Манасаровария дип аталалар. Аларның күпчелеге Һинд диненә карый һәм Коли кабиләсенә керә, ул Манасаровар яки Мандхатри дип атала, аларның кабиләсе Икшваку династиясенең борынгы Патша Мандхатасына карый һәм аның исеме хөрмәтенә Гурла Мандхата дигән тау бар, ул Налаканкар Хималның иң биек пигы һәм аның казанышына дан булып тора.

Бон динендә Бон дине шулай ук Жанг Жунг Мери изге Ходаеның изге урыны белән ассоциацияләнә. Бон диненең нигезләүчесе Тонпа Шенраб Тагзиг Олмо Лунгрингтан Тибетка беренче килгәндә ул күлдә коенган.

Буддачылыкта Буддачылык күлне риваять Анаватапта күле белән ассоциацияли (Санскрит; Пали телендә Анотатта'') монда Майя Гаутама Будданың яралгысына ия булган дип ышаныла. Күл яр буйларында берничә вихара (монастырь) бар, аларның иң әһәмиятлесе Чиу монастыре, ул текә калкулыкта төзелгән, ул таш кыядан үк киселгән сыман эшләнгән. Күл Буддачылык әдәбиятендә бик популяр һәм күп тәгълиматлар һәм кыйссалар белән ассоциацияләнә. Игълан ителгәнчә, Будда бу күл янында берничә мәртәбә торган һәм медитацияләгән. Маносаровар күле шулай медитатив Тибет традициясенең "Тибетның асылы"ның предметы булып тора. Медитациянең хәзерге сөйләве һәм тасвирлама Роберт Турман тарафыннан популярлаштырылган.The Jewel Tree of Tibet – Robert Thurman . Soundstrue.com. Retrieved on 2013-07-18.

Җәйничелектә

Җәйничелектә Манасаровар Күле беренче Тиртханкара, Ришабха белән ассоциацияләнә. Җәйничелек язмалары буенча, беренче Тиртханкар, Бхагван Рушабхдэв, Аштапед Тавында нирванага ия булган. Бхагван Ришабхдэвның улы, Бхарата Чакравартин Гималайларда Аштапад тавында асылташлар белән бизәлгән сарай төзегән. Аштапад Маха Тиртхка бәйле күп кыйссалар бар, мәсьәлән, башкалар арасында Кумар һәм Сагарның уллары, Тапас Кхер Парна, Раван һәм Мандори Бхакти.

Шулай ук карагыз Ракшас Тал Һиндстан күлләре

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча күлләр Төркем:Һинд дине Төркем:Һинд дине изге урыннары Төркем:Күлләр Төркем:Кытай географиясе