«Сарман» — татар халык җыры. XX гасырның 1930-еллар ахырында татар радиосыннан Усман Әлмиев башкаруында яңгырый башлый, зур популярлык казана һәм татар халык җыры булып таныла.

Тарих Беренче башкаручы — Усман Гафият улы Әлмиев (1915—2011).

Җыр беренче мәртәбә 1938 елда Мәскәүдә Мәскәү консерваториясенең татар опера студиясенең йомгаклау концертында яңгырый. Концертта татар халык җырын да җырларга мөмкин була. Заһид Вәлиулла улы Хәбибуллин (1910—1983) үз роялендә Усман Әлмиевка «Сарман» көен эшкәртеп бирә.

Татар халык көйләрен китап итеп чыгарганда (китапны төзүче ТАССР композиторлар берлеге сәркатибе Шишкин), ялгышлык белән җырның авторы итеп Әхмәт Ерикәй күрсәтелгән.

Башкаручылар

Җыр Усман Әлмиев, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев, Габдулла Рәхимкулов, Мингол Галиев, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Радик Гәрәев, Идрис Газиев, Гомәр Әбделмәнов, Филүс Каһиров һ. б. бик күп күренекле җырчылар репертуарында урын алган.

Җырның сүзләре Сандугачлар гына кайда сайрый, Сарман буйларында тирәктә. Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем Үрелеп чәчәк ата йөрәктә.

Сарман буйларыннан китә алмыйм, Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын. Күзләреңне тутырып карарсыңмы? Зәңгәр таудан яулык болгармын.

Сарман буйлары ла бик киң алан, Печәннәре җитәр берзаман. Кавышулары ла бик аз вакыт, Әмма аерылышу бик яман.Җырның соңгы ике юлы «Кавышулары, иркәм, бик күңелле, Әмма аерылышуы бик яман» дип җырлана

Әдәбият Җәүдәт Фәйзи. Халык җәүһәрләре. Күңелем кыллары. Казан: ТКН, 1987. Усман Альмеев. Еллар һәм җырлар. Казан: ТКН, 2007, 60нчы бит. ISBN 5-298-04044-6 Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: Яз, 2017, 4-5нче битләр. ISBN 978-5-95-00696-1-1

Сылтамалар «Сарман». 1938 елгы вариант. Татар җырлары

Моны да карагыз Татар халык җырлары

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча җырлар Төркем:Җырлар Төркем:Татар телендә җырлар