Ирек Биккинин (, — , ) — журналист, төбәк тарихчысы, җәмәгать эшлеклесе, «Татар газетасы» мөхәррире, беренче татар интернет-журналисты.
Ирек Дамир улы Биккинин 1956 елда Ләмберә районының Таула авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә.
1997-20?? елларда үзе чыгарган «Татар газетасы» гәҗите мөхәррире; 2006 елга кадәр Азатлык радиосының Мордовия һәм Пенза өлкәсе буенча хәбәрчесе. 1991-20?? елларда «Якташлар» татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе (Саранск).Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В Мордовия татарларына багышлаган китаплар авторы һәм мөхәрире.
2000-2020 елларда Русиядән чит илләргә алынган ятим балаларның илдәге ата-аналарын эзләү белән шөгыльләнә. Шул нигездә, 2022 елның 18 ноябрендә Русиянең юстиция министрлыгы тарафыннан "ят агентлар" исемлегенә кертелә. Канунның акылга сыймас таләпләренә туры килер өчен 2023 елда башка 5 "ят агент" белән берлектә коммерцияле булмаган оешма төзи.«Я даже деньги близким не могу перечислить, чтобы они не получили статус: «финансированы иноагентом»!»
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Татар журналистлары Төркем:Төбәк тарихчылары Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Россиядә «чит ил агентлары» дип танылган шәхесләр