Госман Садыйк улы Сәләхов (18.05.1911 - 1998, Азнакай районы Әсәй авылы) — Икенче бөтендөнья сугышы ветераны. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Ленинград саклавы өчен медале иясе.

Тәрҗемәи хәле Садыйк һәм Мөнәвәрә Сәләховларның крестьян гаиләсендә туа. 1923 елда Әсәйнең урта мәктәбен тәмамлый һәм колхозда эшли. 1933 елда Бөгелмәнең военкоматына чакырыла һәм хезмәткә яраклы итеп билгелэнэ, 64 полк кавалеры булып кертелә. 1941 нче елны 22 нче июнь (якшәмбе) көнне үк сугышка китәргә гариза бирә, 25 июнь көнне Азнакайның военкоматында мобилизацияләнгән (өйдә әнисе һәм тормыш иптәше кала). Сталинград сугышында блокада вакытында катнаша, 1942 елда сул җилкәсенә яралыш ала. 1943 елда Ленинградны саклау өчен медале белән бүләкләнә. 1944 елда сул күзенә контузия ала. Коневта хезмэт итэ. Донбасстан күп медаль-орденнар алып кайта. 1946 елны февраль аенда сугыштан кайта. Сугыштан сон Әсәй авылында хужалык мөдире булып озак еллар хезмәт куйды. Тракторчы hөнәрен үзләштергән. 1998 елда вафат була, Әсэй авылында җирләнә.

Шәхси тормышы Тормыш иптәше Гайниямал белән ике ул hәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Халыкны җырлартырга һәм биетергә яратты. Кынгыраулы яшел телле тальян гармун тартып, авыл урамыннан, Сабантуеннан буләкләр алып кайтып торды.