Таһирә Минһаҗетдинова (, 1952 елның 16 марты, ССРБ, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Долгопрудный районы, Хлебниково) — опера җырчысы (сопрано), 1981-1988 елларда Бишкәктә Кыргыз опера һәм балет театры, 1988—1993 елларда Мәскәүдә Зур театр, 1993 елдан Праһада дәүләт операсы солисты, сәнгать магистры, Праһа халыкара консерваториясе профессоры, җырчыларның халыкара бәйгеләрен оештыручы.

Тәрҗемәи хәле 1952 елның 16 мартында Мәскәү өлкәсе Долгопрудный районы Хлебниково бистәсендә (2003 елдан Долгопрудный шәһәренең микрорайоны) татар гаиләсендә туган. Долгопрудный шәһәрендәге музыка мәктәбендә укыган. П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлаган (ССРБ халык артисты курсы, 1980).

1981—1989 елларда Бишкәктә опера җырчысы.

1989—1993 елларда Мәскәүнең Зур театрында опера солисты.

1993 елдан Чехия башкаласы Праһа шәһәрендә яши. Праһа дәүләт опера театрында солистка һәм Праһа халыкара консерваториясе профессоры. Вокалистларның «Vissi D'Arte» халыкара конкурсы арт-директорыКонкурс «Vissi D’Arte»: о преданности искусству . «Пражский телеграф», 15.04.2014.

Братислава милли опера театрында, Швейцария, Алмания, Япония, Кытайның күренекле опера сәхнәләрендә чыгыш ясый.

Башкарган партияләре Татьяна («Евгений Онегин») П. И.Чайковский Маргарита («Мефистофель») А. Бойто Елизавета («Дон Карлос») Дж. Верди Леонора («Язмыш көчләре») Дж. Верди Амелия («Бал-маскарад») Дж. Верди Лиза («Пики дамасы») П. И.Чайковский Иоланта («Иоланта») П. И.Чайковский Чио-чио-сан («Мадам Баттерфляй») Дж. Пуччини Тоска («Тоска») Дж. Пуччини Маргарита («Фауст») Ш. Гуно Эмилия Марти «Макропулос чарасы» Яначек һ. б.

Сылтамалар Тахира Менаждинова. На сцене и в жизни. «Русское слово», 2010, № 6. Международный конкурс вокалистов. «Пражский телеграф», 2014, № 14. Тахира Менаждинова . belbrandaward.com Тахира: Чыңгыз менен Болот агалардын элеси дилибизде. Азаттык үналгысы, 06.10.2010 Антон Каймаков. На волнах большой оперы . Radio Praha. Русская служба, 08.10.2008

Искәрмәләр

Төркем:Мәскәү консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:ССРБ җырчылары Төркем:Россия җырчылары Төркем:Татар җырчылары Төркем:Профессорлар Төркем:Педагоглар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Татар опера җырчылары