Пешекче — ашарга әзерләүче кеше, предприятиеләрне тукландыру вазифасын үти, мәсәлән, өлкән пешекче, повар-кондитер һәм башкалар.

Пешекче төрле ризыкны (беренче блюдо, икенче блюдо, десерт, салкын һәм кайнар кабымлыклар, шулай ук өченче блюдо — эчемлекләр) рецептлар буенча әзерли һәм аларны рәсмиләштерә белә. Ул кулинария нигезләрен, саклау һәм сату кагыйдәләрен, азык-төлек продуктларының ясалуын, санитар һәм гигиена нормалары нигезендә продуктларны саклавын һәм аларның бәясен белергә тиеш. Пешекче рецептлар файдалана торган, җәмәгать туклануы предприятияләрендә эшләвенә карамастан, үз төзелешләрен кертергә мөмкин.

Киләп чыгыш Мөгаен «повар» () рус сүзе восточнославян телендәге «вар» сүзеннән килеп чыккан, ул — кайный торган су һәм пар дигән мәгънәне йортә. Флотта повар вазифасын үтәүче кеше кок дип атала.

Төркем:Һөнәрләр