Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллина ( яки , 1968 елның 26 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан Җөмһүрияте Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы (2019 елның 22 феврале ― 2024 елның 21 марты).

Тәрҗемәи хәле 1968 елның 26 июлендә Казанда туган. «Музыка белеме» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (1993), программасы буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2007) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1988-1990 елларда — Казан шәһәренең махсуслаштырылган уку йортларында укытучы.

1990—1993 елларда — Татарстан ДТРК радиосының музыка тапшырулары редакторы.

1993—2009 елларда — ТР мәдәният министрлыгында: сәнгать бүлеге баш белгече, министр ярдәмчесе, социаль-мәдәни эш һәм муниципаль мәдәният оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе, 2008—2009 елларда — Татарстан мәдәният министры урынбасары.

2009—2019 елларда — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы.

2019 елның 22 февраленнән — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Нигматуллина Гульшат Радифовна. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру).

2024 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы вазыйфасыннан азат ителгәнРегина Шафиева, Анастасия Гусева. Коррупционный скандал в загсе: Гульшат Нигматуллина уволена на фоне задержания подчиненных. Бизнес-Онлайн, 22.03.2024. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2023 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― республикада Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән аерым өлеше, дәүләт хакимияте органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Наиль Маганов и Гульшат Нигматуллина награждены за заслуги перед Татарстаном. Татар-информ, 30.07.2023 Тоткарлану Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча 6нчы бүлеге Нигъмәтуллинага карата җинаять эше кузгаткан. Ул «мошенниклык» һәм «вазифаи вәкаләтләрен арттыру» маддәләре буенча җинаять кылуда шикләнелә. Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2020 елда Нигъмәтуллина һәм аның кул астында эшләүчеләр Татарстанның ЗАГС идарәсе архивын цифрлаштырган өчен законсыз рәвештә премияләр алган Чаллыда Татарстан ЗАГСының элеккеге башлыгы тоткарланган. Татар-информ, 17.07.2024В Татарстане задержали экс-начальника ЗАГСа Гульшат Нигматуллину. РБК. Гөлшат Нигъмәтуллина Чаллыда тоткарланганЗадержана бывший начальник ЗАГС РТ Гульшат Нигматуллина. chelny-biz.ru, 17.07.2024.

2025 елның 2 сентябрендә судта соңгы сүз белән татар телендә чыгыш ясаган, аннары рус теленә күчкән. Ул үз вазифаларын «тиешенчә үтәмәве» өчен гаепне тулысынча тануын белдергән һәм үзенең урынбасары Ренат Әхмәтҗанов һәм баш хисапчы Ландыш Шәрәфетдиновага ышанып эш итүенә үкенүен әйткән. «Ышанычларын аклый алмаганым өчен республика җитәкчелеге алдында гафу үтенәм», дигән. Ул мәхкәмәдән авыру улы барлыгын исәпкә алуны үтенгән. «Зинһар акылыгыз һәм йөрәгегез белән мине ишетеп, хатын-кыз һәм анага мәрхәмәтлелек күрсәтегез», дигән Экс-глава загса РТ выступила с последним словом в суде на татарском языке. Бизнес-Онлайн, 2.09.2025.

Дәүләт гаепләве аны җинаятьләрдә гаепле дип танырга һәм 6 елга колониягә җибәрергә сораган. Аның элеккеге кул астындагылар өчен гаепләү 2 ел колония сораган.

2025 елның 11 сентябрендә Казанның Вахитов суды Гөлшат Нигъмәтуллинаны шартлы рәвештә дүрт елга хөкем иткән, шулай ук ул дәүләт хезмәтендәге вазыйфаларда эшләү хокукыннан мәхрүм ителгән Казанда Татарстан ЗАГСының элеккеге җитәкчесенә карата хөкем карары игълан ителде. Татар-информ, 11.09.2025.

Искәрмәләр

Сылтамалар Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллина

Төркем:Казанда туганнар Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр