Вера Кузьмина, Вера Кузьма кызы Кузьмина (, ире фамилиясе буенча Хузангай, 1923 елның 16 ноябре, ССРБ, РСФСР, Чуаш АӨ, Чуел өязе, Янтык волосте, Яншык-Норваш―2021 елның 22 октябре, РФ, ЧР, Чабаксар) — драма актрисасы, К. В. Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театры артисты (1947 елдан), ССРБ халык артисты (1980), Чуаш АССРның К. В. Иванов исемендәге Дәүләт (1991), «Алтын битлек» РФ милли театр (2018) премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1923 елның 16 ноябрендә Чуаш АӨ Чуел өязе Янтык волосте (хәзерге ЧР Янтык районы) Яншык-Норваш авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында (1941—1943) Смоленск, Мәскәү астында утын әзерләүдә эшләгән. Мәскәүдә А. В. Луначарский исемендәге тәмамлаган (, укытучысы — ССРБ халык артисты М. М. Тарханов). 1947 елдан К. В. Иванов исемендәге (1959 елда бирелгән) Чуаш дәүләт академия драма театры сәхнәсендә хезмәт итә. В. К. Кузьмина — зур сәхнә остасы, талантлы актриса, чуаш халкының горурлыгы. Образга җиңел керү осталыгы, зур хезмәт сөючәнлек, югары профессиональлек, тормышны тирән белү, зирәклек кебек сыйфатлары актрисага гомерлеккә чуаш милли театр сәнгате хәзинәсенә кергән кабатланмас хатын-кызлар образларын булдыруда ярдәм итә. Ул рус һәм чит ил классикасы, заманча драматургия, шулай ук чуаш авторларының әсәрләре буенча куелган йөздән артык спектакльдә уйный.
Үзенең 80 яшьлегенә В. К. Кузьмина пьесасы буенча куелган «Бернарда Альба йорты» спектаклендәге Бернарда Альбаның ролен башкарып, тагын бер тапкыр үзенең көчен һәм талантын исбатлый.
В. К. Кузьмина барлык республика чараларында, фестивальләрдә, смотрларда, конкурсларда, очрашуларда актив катнаша. Чуаш Республикасының халык театрларына зур ярдәм күрсәтә, яшь артистларга актерлык осталыгының нечкәлекләренә төшенүдә актив ярдәм итә.
Башкарган кайбер рольләре
Таня — «Таня» А. Арбузов Анисья — «Караңгылык хакимияте» Л. Н. Толстой Клавье — «Янгын аты» Н. Терентьев Кедерук — «Чык, чык Иванга» Н. Айзман Җитәкче, Чуаш Хатыны — «Таңда кыз елавы» Унеслу — «Йолдызлар сүнгәндә» Н. Сидоров Әби — «Агачлар аягүрә үлә» А. Касон Кара карлыгач — «Кара карлыгач» Б. Чиндыков Крохина — «Авантюристка» Э. Брагинский Мита әби — «Албена» Й. Йовков Айша Абай — «Намус бәясе» А. Хмыт Спиридоньевна — «Ачы язмыш» А. Писемский һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1958 — Чуаш АССР атказанган артисты 1968 — РСФСР атказанган артисты 1975 — РСФСР халык артисты 1980 — ССРБ халык артисты 1983 — Халыклар Дуслыгы ордены 1999 — IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены 2008 — «Чуаш Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены 2014 — Хөрмәт ордены (РФ) 1991 — Чуаш АССРның К. В. Иванов исемендәге Дәүләт премиясе 2018 — «Алтын битлек» премиясе
Гаиләсе Ире Педер Хузангай (1907—1970), чуаш халык шагыйре. Улы Атнер Хузангай (1948), Чуаш дәүләт университеты профессоры. Вафаты 2021 елның 22 октябрендә 97 яшендә Чабаксарда вафатЗоя Симбирская. В Чувашии умерла заслуженная артистка республики Вера Кузьмина. Idel.Реалии, 22.10.2021Ушла из жизни символ и легенда чувашского народа, народная артистка СССР Вера Кузьминична Кузьмина. Сайт Чувашского академического госдрамеатра им. К. В. Иванова, 22.10.2021 .
Сылтамалар Вера Кузьминична Кузьмина. Сайт Чувашского академического госдрамеатра им. К. В. Иванова Моны да карагыз Педер Хузангай музее (Сиктерме-Хузангай) Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:ССРБ актрисалары Төркем:Русия актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:ССРБ халык артистлары Төркем:РСФСР халык артистлары Төркем:«Алтын битлек» премиясе лауреатлары Төркем:Чуаш АССРның К. В. Иванов исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:К. В. Иванов исемендәге Чуаш драма театры Төркем:РФ җәмәгать эшлеклеләре Төркем:Педер Хузангай