Казан шәһәр филармониясе — Татарстан Республикасының иң зур концерт оешмаларының берсе, аның активында башкалада, РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә ел саен уздырыла торган йөзләгән концерт. Аның бөтен иҗади юлы — заманча, динамик рәвештә үсә торган, шәһәрнең музыка тормышында катнашучы һәм аның мәдәни йөзен билгели торган концерт оешмасы булдыруга этәргеч бирү Казанская городская филармония. Национальный культурный центр «Казань». Төп концерт мәйданчыгы һәм берничә иҗат коллективларының даими урнашу урыны — «Чулпан» мәдәни үзәге.
Тарих Казан шәһәр филармониясе Островский урамының 25 нче йортында урнашкан. Бу бина 1998 елның 1 июнендә «Идел» концерт-филармония берләшмәсе эшчәнлеге өчен «Казан» милли мәдәният үзәге карамагына тапшырыла. Әлеге берләшмә 2000 елның 3 июлендә Казан шәһәр филармониясе статусына ия була. 2019 елның 21 мартында Казан шәһәр филармониясе үзәкнең филиалы булудан туктап, рәсми төстә мөстәкыйль оешма буларак теркәлде.
Иҗат коллективлары
Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге «Казан» бию ансамбле Татарстанның халык артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры Татарстанның һәм РФ атказанган мәдәният эшлеклесе Николай Богданов җитәкчелегендәге «Идел егетләре» эстрада-фольклор ансамбле 27 солист һәм 3 алып баручы: Рөстәм Асаев, Татарстанның халык (2022) һәм Башкортстанның атказанган (2021) артисты. Илгиз Зәкиев (1993), Татарстанның атказанган артисты (2021). Резидә Шәрәфиева (1966―2025), Татарстанның халык артисты (2016). Алинә Шәрипҗанова (1978), Татарстанның халык артисты (2023). Фәридә Әхмәтшина (1975), Татарстанның халык артисты (2025). Рөстәм Насыйбуллин (1993), халыкара конкурслар лауреаты. Сөмбел Билалова (1985), Татарстанның атказанган артисты (2025). Сәидә Мөхәммәтҗанова (2001), Татарстанның атказанган артисты (2025). Руслан Закиров (1994), Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты. Айзат Шәйхелмәрданов (1976), артист-инструменталист. Ләйсән Ильясова (1982), җырчы, Татарстанның атказанган артисты (2026).
Җитәкчеләр Оешманы төрле елларда Халисә Исмәгыйлева, Рәис Шакиров, Айгөл Нәбиуллина, Илһам Мостафин, Раушания Юкачева, Дамир Дәүләтшин кебек хөрмәтле шәхесләр җитәкләде. Хәзерге вакытта Казан шәһәр филармониясенең директоры – Наил Зыятдинов.
Бина
2020 елның 25 декабрендә Казан шәһәр филармониясе карамагындагы «Чулпан» мәдәният үзәге (Җиңү проспекты, 48а) төзекләндерү эшләреннән соң үз ишекләрен ачканЗилә Мөбәрәкшина. Казан филармониясе директоры Рәис Шакиров: «Хәзер җырчыларның 80 проценты кирәк түгел». Интертат.ру, 26.12. 2018И. Метшин ознакомился с проектным предложением по реконструкции КЦ «Чулпан» . Официальный портал органов местного самоуправления города Казани. Филармониянең үз тавыш яздыру студиясе һәм репетиция ясау мәйданчыклары бар. Биредә продюсерлык эшчәнлеге дә алып барыла.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2021 ― «Казан» бию ансамбле Казан шәһәренең Почет китабына кертелгән ― Татарстан башкаласының мәдәниятен үстерүгә, республикада, Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә аның абруен арттыруга керткән зур өлеше өчен 2022 ― «Иң яхшы муниципаль мәдәни-агарту учреждениесе» kazanfil.ru - «Лучшее муниципальное культурно-просветительское учреждение 2022»
Искәрмәләр
Сылтамалар
Казанская городская филармония. Национальный культурный центр «Казань» Җыр керсен күңелгә һәм калсын гомергә! Казанская городская филармония Вконтакте
Шулай ук карагыз
Төркем:Казанның музыкаль коллективлары Төркем:Татарстан сәнгать коллективлары Төркем:Филармонияләр Төркем:Казан шәһәр филармониясе