Рөстәм Фәткуллин, Рөстәм Мулланур улы Фәткуллин (1958 елның 1 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — режиссер, Казан дәүләт консерваториясенең музыкаль театр кафедрасы доценты, Казан театр училищесынең актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте һәм укытучысы. «Болакта» Яшьләр театрын оештыручыларның берсе һәм баш режиссеры. РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе. ТР һәм РФ сәнгать әһелләре берлекләре әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле 1958 елның 1 февралендә Казанда туган. Әтисе Мулланур Вафа улы Фәткуллин һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан. Бертуганы Эдуард. Рөстәм Мулланур улының театр белән беренче танышуы 9нчы сыйныфта була. Халык театры спектакльләрендә катнаша һәм А. П. Чехов, , һ. б. драматургиясе белән таныша. «Үзешчән театр коллективы режиссеры» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтын (1979), Мәскәүдә Щукин училищесы (2003 елдан Борис Щукин исемендәге Театр институты) каршында аспирантураны, ГИТИСта югары режиссерлык курсларын тәмамлаган.

Казан театр училищесынең актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте һәм кылычбазлык (фехтование) укытучысы булып эшли.

2009 елдан Казан дәүләт консерваториясенең музыкаль театр кафедрасында укыта, опера студиясе режиссеры Фаткуллин Рустем Мулланурович. Кафедра музыкального театра КГК.

2010 елда Казан театр училищесын тәмамлаган үз студентлары белән дәүләт карамагында булмаган «Болакта» Яшьләр театрын оештыра Оксана Бирюкова. Шифалы театр. «Известия Татарстана», 7.03.2013 Алина Сологуб. Режиссер Рөстәм Фәтхуллин новаторлык һәм сәхнәдәге провокацияләр турында. kazan.aif.ru, 19.02.2015. Әлеге театрда, беренче итеп, Евгений Гришковецның «Кыш» () әсәрен сәхнәләштерә.

Иҗаты 25 драма, 11 опера спектакле куйган. Музыкаль һәм драматик жанрдагы күренекле эшләре: Е. Гришковецның «Кыш» () әсәре мотивлары буенча сәхнә фантазиясе, Җ. Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе, Б. Шоуның «Пигмалион»ы, Казан кремлендә Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсы, М. Зощенко хикәяләре буенча «Гаҗәеп очрак», С. Сәйдәшев — М. Юдин «Хафизаләм, иркәм» (Г. Камал әсәре буенча), Э. Хемингуэйның «Җенле», Кен Людвиг «Примадонналар», Уильям Шекспир «Шахмат уены», Август Стриндберг «Фрекен Жюли», Вольфганг Амадей Моцарт «Дон Жуан» һәм башкалар.

Шәкертләре арасында (опера студиясе буенча): Дамир Закиров, Татьяна Закирова, Айгөл Хәйри, Филүс Каһиров, Айдар Сөләйманов, Илүсә Хуҗина, Диләрә Хәйретдинова, Эльза Исламова һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре РФ атказанган мәдәният хезмәткәре ТР атказанган сәнгать эшлеклесе 2019 — «Ватан алдындагы казанышлар өчен ордены» медале (РФ) — «мәдәният һәм сәнгать үсешенә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен» Хезмәтләрен хөрмәтләп. «Республика Татарстан», 19.06.2019.

Гаиләсе Кызы Наилә, «Болакта» Яшьләр театры актрисасы, режиссеры, КТУ сәхнә хәрәкәте укытучысыНаилә Рөстәм кызы Фәткуллина. «Болакта» Яшьләр театры сайты.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Фаткуллин Рустам Мулланурович. «Болакта» Яшьләр театрының сайты Вконтактедагы сәхифәсе Рөстәм Мулланур улы Фәткуллинның остаханәсе Рөстәм Мулланур улы Фәткуллин «Хәерле көн, Татарстан!» тапшыруында, 3.04.2018. (YouTube видео) «Болакта» Яшьләр театры турында (YouTube видео, 7:43)

Моны да карагыз

Төркем:Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Татар режиссёрлары Төркем:Татарстан режиссёрлары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:«Болакта» Яшьләр театры режиссёрлары