Сваминараян 1781 елның 3 апрелендә (Викрам Самват календаренда Чайтра суд Ном) Чһапаийяда туган булган. Бу көнне аның тарафдарлары ел саен Сваминараян Джаянти дип бәйрәм итәләр. Бу Рамнавами вакыйгасы белән туры килә. Бу көнне тарафдарлар судан һәм ашаудан тыелып табынып һәм уйлап уздыралар. Кич белән, бәйрәм итүләргә рухи өйрәнүләр, Сваминараян мантрасын җырлаулар, тугърылар җырлаулары һәм Сваминараян тормышыннан эпизодларның тере театр тамашалары керә. Сваминараян кичке 10:10-да туган булган һәм вакыйганы билгеләр өчен Сваминараянның муртисы кечкенә таганга куела һәм бер үк вакытта барлык Шри Сваминараян Мандирларында махсус Сваминараян Аартисы башкарыла.

Искәрмәләр Occasion: Swaminarayan Jayanti

Төркем:Һинд дине Төркем:Сваминараян хәрәкәте Төркем:Һинд дине бәйрәмнәре