Казна - дәүләтнең барлык төр байлыклары җыелмасы; дәүләт милке. Шул байлыкларның хуҗасы буларак дәүләт үзе һәм шул байлыклар белән идарә итә торган дәүләт учреждениесе.
Аңлатма
КАЗНА,(ЗДС: 376) қазнақ, қазнау «казна; нигезе; уйны яба торган такта» (мич казнасы «бүрәнәле мич нигезе», сәке казнасы «яба торган такта»); диал. «лар» ~ башк. қазна «мич нигезе», қызана «мич астындагы бура» ~ чув. хысна «казна; салым» < борынгы төрки qaznaq, qïznaq «казна» ДТС: 439–450; а ~ ы тәңгәллеге бу сүзнең бик борынгылыгын дәлилли һәм Doerfer (3: 472–474) фарсыча qaznaq «чолан» сүзен төрки телләрдән дип бик хаклы рәвештә күрсәтә; бу сүз борынгы төрки мөлкәт кую (яшерү) өчен казылган һәм бура белән ныгытылган чокырны белдергән.
Казна сүзен гарәпчә хәзинә сүзеннән дип бару (киң таралган версия) дөреслеккә орына гына: гарәп сүзенең контаминацион тәэсире генә булган.Аникин: 235, бай әдәбият күрсәтелә.
Искәрмәләр
Төркем:Икътисад терминологиясе