Парваталар Патшалыгы ул Маһабһарата эпосында искә алынган Парваталар (Таулылар) дигән кабиләгә караган атама. Парвата патшалыгының күпчелек тасвирламалары Гималайларда таулы төбәккә карый. Инд-Ганг Тигезлегенең төньяк көнбатышында, көнбатышында һәм көнчыгышында кабиләләр шулай ук Парваталар буларак мәгълүм булган, туплама исем буларак кулланганда. Парваталар Курукшетра Сугышында катнашканнар. Эпоста шулай ук Нараданың дусты буларак Парвата дигән олы фикер иясе искә. Махабхаратада искә алулар Васудэва Кришнаның яулап алулары Парваталар Кришна тарафыннан яулап алынган кабиләләр исемлегендә искә алырнган булган:- Авантилар, Көньяк кешеләре, Парваталар, Дасеракалар, Касмиракалар, Аурасикалар, Пишачалар, Самудгалалар, Камбоҗалар, Ватадһаналар, Чолалар, Пандьялар, Тригарталар, Малава, җиңәргә авыр Дарадалар, төрле илләрдән килгән Кһасалар, шулай ук Сакалар, һәм тарафдарлары белән Яваналар алар барысы да Кришна тарафыннан юк ителгән булган (7:11)

Курукшетра Сугышында Парваталар Курукшетра Сугышында Кауравалар белән бер якта катнашканнар.

Дрона ясаган Гаруда хәрби формациясе артында Калингалар, Амвастһалар, Магадһалар, Паундралар, Мадракалар, Гандһаралар, Сакуналар, Көнчыгыш кешеләре, Парваталар һәм Васатилар булган (7:20) Арджуна Яудһейяларны, Парваталарны, Мадракаларны һәм, Малаваларны үлгәннәрнең төбәкләренә җибәргән (7:158). Тушаралар, Яваналар, Кһасалар, the Дарвабһисаралар, Дарадалар, Сакалар, Каматхалар, Раматхалар, Танганалар Андһракалар, Пулиндалар, ярсу көчкә ия Кираталар, Млеччхалар, Парваталар һәм диңгез ярында расалар барысы да Куралар белән берләшкән булган һәм Дурьодһана өчен ярсулы сугышканнар (8:73). Сакалар, the Млеччһалар, Парваталар һәм Яваналар белән барлык Самсаптакалар һәм Камбоджалар үтерелгән булган. (9:1)

Карна тарафыннан искә алынган кабиләләр Парваталар Карна һәм Шальяның әңгәмәсендә искә алынган булган. Бу әңгәмәдә борынгы Һиндстанның төрле мәдәниятләре искә алына, Куру-Панчала патшалыгында хөкем сөргән Ведик мәдәнияткә игътибар бирелә. Магадһалар билгеләрне аңлаучылар; Кошалалар күргәнне аңлаучылар; Куралар һәм Панчалалар ярым әйтелгән сөйләүдән аңлыйлар; Салвалар бөтен сөйләм беткәнче аңламыйлар. Парваталар Сивилар кебек бик аңгыра. Яваналар бөтен нәрсәне белүчеләр; аеруча Суралар. Млеччхалар үзләрен олылар өчен кеше аңламый торган эшләрне эшлиләр. The Баһликалар алкышлы киңәшләрне түзә алмыйлар. Мадракалар Җирдә теләсә нинди милләтнең пычрагы буларак карала. (8:45)

Парвата исемле олы фикер иясе Парвата дигеән олы фикер иясе булган ул Махабхаратада һәм Пураналарда искә алынган олы фикер иясе Нараданың дусты булган. Парвата да, Нарада да тарихкача чорлар вакытында сәфәр кылучылар булган. Алар Борынгы Һиндстан Патшалыкларына һәм Гималайлардан тыш Үзәк Азиядә, Кытайда һәм Көнбатыш Азиядә башка патшалыкларга зиярәт кылганнар. Парвата исеме (Санскрит телендә “тау” дигәнне аңлата), сәяхәтчегә мөгаен аны Ведик цивилизация кешеләре аны Һималайя тауларын кичеп чыкканнан соң күргәнгә күрә бирелгән булган. Ходай Шиваның хатынынң исеме Парвати булган. Исеменнән билгеле булганча ул Парваталар кабиләсеннән булган. Шулай ук карарга мөмкин Борынгы Һиндстан Патшалыклары Һималайя Патшалыклары Кирата Патшалыклары

Искәрмәләр Mahabharata of Krishna Dwaipayana Vyasa, translated to English by Kisari Mohan Ganguli

Тышкы сылтамалар

Төркем:Һинд дине