Ольга Сергей кызы Лебедева (, Төркиядә: Gülnar Hanım, Гөлнар ханым) (1852 ел Казан губернасы — 1918 елның 5 (6, 7 ?) ноябре) — Россия һәм Төркия тәрҗемәчесе һәм Көнчыгышны тикшерүче.

Башлангыч еллар

Кыз фамилиясе — Барщева. Лебедева — ике тапкыр (1883-1886 һәм 1899-1903) Казан шәһәре башлыгы булган икенче ире Александр Лебедев фамилиясе. Алты балалары була.Olcay, Türkan (2017). "Olga Lebedeva (Madame Gülnar): A Russian Orientalist and Translator Enchants the Ottomans". Slovo. 29 (2). doi:10.14324/111.0954-6839.065

Лебедева төрек, татар, гарәп һәм фарсы телләрен танылган татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйридан өйрәнгән.Тюркан Олджай. Ольга Сергеевна Лебедева и ее вклад в русско-турецкие литературные связи // Проблемы филологии: язык и литература. 2010. №1. – C. 121-126 1886 елда Кей-Кавусның «Кабус Наме» (XI гасыр) китабын рус теленә тәрҗемә итә (тәрҗемә фарсы теленнән түгел, ә Каюм Насыйриның татар телендәге басмасыннан эшләнгән). Ул чордагы татар мәдәниятенең күп кенә эшлеклеләре белән якыннан таныш булган.Olcay, Türkan (2017). "Olga Lebedeva (Madame Gülnar): A Russian Orientalist and Translator Enchants the Ottomans". Slovo. 29 (2). doi:10.14324/111.0954-6839.065 Бу, гомумән, Россия дворянлыгы гадәтләрендә булмаган.

Тәрҗемәчелек эшчәнлеге. 1889 елда Стокгольмдагы халыкара ориенталистлар конгрессында катнаша, аннан төрек язучысы һәм тәрҗемәче Әхмәт Мидхәт белән бергә берничә елга Төркиягә китә, анда классик рус әдәбиятын төрек теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Ул, Мидхәт ярдәмендә, Gülnar hanım (төр.) тәхәллүсе астында Лермонтовның «Демон» поэмасын, Лев Толстойның «Иван Ильичның үлеме» повестьларын, «Семейное счастье», «Ильяс», «Ике карт» һәм «Чем люди живы» хикәяләрен, Пушкин әсәрләрен төрек тәрҗемәсендә бастыра алган.

Шул вакытларда ул Атаулла Баязитовның полемик әсәрен татар теленнән төрекчәгә тәрҗемә итә.Bayazidof, Ataullah. Islâmiyetin Maarife Taalluku ve Nazar-I Muarizinde Tebyini The Relation of Islam to Science and the Heterodoxes. Dölebedeff, Gülnar Olga; Cevdet, Ahmet tarafından çevrildi. Istanbul: Tercüman–ı Hakikat Matbaası. 1891

Тәрҗемәләре өчен cолтан Габделхәмит II аны икенче дәрәҗә Шәфкать ордены белән бүләкли.

Ул шулай ук рус әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Мәсәлән — "Бакчасарай чишмәсе".

Соңрак ул танылган төрек язучысы һәм феменисткасы Фатыйма Алия Топузның әсәрләрен Француз теленә тәрҗемә итә.Aliye, Fatma . de Lebedeff, Olga tarafından çevrildi. "Nisvan-ı İslâm" [‘Les Femmes musulmanes’ par Fathma Alié]. Bibliothèque du journal ‘Orient’ et ‘La Turquie’ (Fransızca). Paris: N. Nicolaides.1896

Көнчыгышны тикшерүче 1899 елда Италиядә француз телендә "Abrégé de l ' histoire de Kazan" (Казанның кыскача тарихы) эшен чыгара — бу эш Казан ханлыгына багышланган рус тарихчысы тарафыннан башкарылган беренче тикшеренү була. Киләсе тикшеренү (М. Г. Худяковның) революциядән соң гына (1923 елда) барлыкка киләчәк.

1900 елда "Мөселман хатын-кызын Эмансипацияләү турында" дигән зур булмаган эш бастыра. Анда ул Аурапа күзаллаулары буеча мөселман хатын-кызларының җәберләнүе турындагы фикерләрнең ялгышлык икәнен күрсәтә. Бу китап күп кенә көнчыгыш телләренә тәрҗемә ителгән һәм күп кенә мөселман халыклары арасында хатын-кызларның хокукларын яклауга зур йогынты ясаган.Фаизов, С. Ф. Движение мусульманок России за права женщин в 1917 г.: страницы истории. Нижний Новгород, 2005.Первая женщина-судья в истории России: эмансипация и ислам

Җәмәгать эшчәнлеге

1893 елда, Россиягә кайткач, Лебедева Россиядә Шәрыкъне өйрәнү җәмгыятен булдыру эшен алып бара, ул 1900 елда оештырыла (Лебедева мактаулы рәис итеп раслана).

Шул ук елны рус-татар газетасын бастыруга рөхсәт алырга тырыша, әмма бу эштә аның элгәрләре кебек үк, уңышсызлыкка дучар була. Моннан тыш, яшерен "магометанлыкта" шикләнү сәбәпле, аның артыннан полиция күзәтчелеге куела.Каримуллин. А.Г. О.С. Лебедева — Гульнар ханум // Народы Азии и Африки. — 1977. — N 3. — С. 146—152.

Төп әсәрләре Тәрҗемәләр Татар теленнән рус теленә Кабус Намэ. / Пер.: Лебедева О. С. — Казань: Тип. Имп. ун-та, 1886. — 153 c. Рус теленнән төрек теленә Kar Fırtınası. Puşkin’den Tercüme [The Blizzard. Translation from Pushkin]. Dölebedeff, Gülnar Olga tarafından çevrildi. Istanbul: Tercüman–ı Hakikat Matbaası. 1891. Lermontof’un Iblisi [Lermontov’s Demon]. Dölebedeff, Gülnar Olga tarafından çevrildi. Istanbul: Tercüman–ı Hakikat Matbaası. 1891. Tolstoy, Leo (1893). Ilyas, yâhut, Hakikat-i gına [Ilyas or Truth Wealth]. Dölebedeff, Gülnar Olga tarafından çevrildi. Istanbul: Tercüman–ı Hakikat Matbaası. Рус теленнән татар теленә А.С. Пушкинның "Бакчасарай чишмәсе" тәрҗемәдә. Төгәл тәрҗемә елы һәм басманың урыны билгеле түгел. Татар теленнән төрек теленә Bayazidof, Ataullah. Islâmiyetin Maarife Taalluku ve Nazar-I Muarizinde Tebyini The Relation of Islam to Science and the Heterodoxes. Dölebedeff, Gülnar Olga; Cevdet, Ahmet tarafından çevrildi. Istanbul: Tercüman–ı Hakikat Matbaası. 1891 Төрек теленнән француз теленә Aliye, Fatma . de Lebedeff, Olga tarafından çevrildi. "Nisvan-ı İslâm" [‘Les Femmes musulmanes’ par Fathma Alié]. Bibliothèque du journal ‘Orient’ et ‘La Turquie’ (Fransızca). Paris: N. Nicolaides.1896 Тикшеренүләре Gülnar Lebedeva. Rus Edebiyatı. Istanbul: Adadoryan Matbaası. 1895. Olga de Lébédeff. Abrégé de l’histoire de Kazan. Rome: Società editrice Dante Alighieri. 1899 Лебедева О.С. Об эмансипации мусульманской женщины. — СПб.: Тип. Исидора Гольдберга 1900 г. Olga de Lebedeff. Histoire de la conversion des Géorgiens au christianisme, par le patriarche Macaire d'Antioche. Traduction de l'arabe par Mme Olga de Lebedew . Casa editrice italiana. 1905 Искәрмәләр

Төркем:Тарихчылар Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Мәгърифәтчеләр Төркем:Төрки телләр белгечләре Төркем:Россия империясенең феминизм эшлеклеләре Төркем:Хатын-кыз тарихчылар Төркем:Хатын-кыз тәрҗемәчеләр