Наҗия Заһир кызы Игезьянова ()ИГЕҘЙӘНОВА Нажиә Заһир ҡыҙы/Башкорт энциклопедиясе (1946 елның 1 сентябрендә БАССРның Кыйгы районы Абзай авылында туа) - башкорт язучысы, журналист.
Тәрҗемәи хәле
Игизьянова Наҗия Заһир кызы 1946 елның 1 сентябрендә БАССРның Кыйгы районы Абзай авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшли.
Район газетасы һәм республика басмалары белән актив хезмәттәшлек итә.Өфегә килә һәм 1974 елда «Һәнәк» сатирик журналында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Соңрак «Башҡортостан ҡыҙы» журналында, Башкорт АССР Язучылар берлегендә эшли. 1986-2002 елларда «Ағиҙел» (Агыйдел) журналы бүлеген җитәкли. 1988 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1993 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора.
1986 елдан аның хикәяләре һәм повестьлары китаплары бастырыла башлый.
Игизьянова Наҗия Заһир кызы - Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Бигрәк тә аның таланты балалар әдәбиятында ачык күренде.
Китаплары 1986 - "Таныш булыйк" () 1991 - "Исле сабын" () 1993 - «Исемем матур икән» () 1996 - «Көндәш» () 2002 - «Тәкъдир»() 2004 - "Якты хыял" () 2006 - «Яшәп калырга кирәк» () 2009 - «Алтын чылбыр» () 2014 - Соңгы очрашу ()
Искәрмәләр
Төркем:Башкорт язучылары