Альбертина Петровна Аптуллина (кияүгә чыкканчы фамилия һәм иҗади псевдоним — Иванова) (1954 елның 11 ауᴦыс, Мари АССР, Куженер районы, Шойдум авылы) — мари (урман сөйләше) язучысы, шагыйрә, тәрҗемәче, ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1983), Мари Ил җөмһүpиятсының атказанган сәнгать эшлеклесе (1998), Олык Ипай исемендәге Марийскᴎ Комсомол премиясе лауреаты (1988). М.А.Кастрен (Финлəндия) премиясе лауреаты, 2001 ел. Фин-угыр халыклары әдәбиятчылары ассоциациясе идарәсе әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле Альбертина Иванова Шойдум авылында 1954 елның 11 ауᴦысында туган. Әтисе - Иванов Петр Иванович - башлангыч мәктәп дириктыpы; Анасы - Иванова Екатерина Михайловна. А. Иванованың беренче шигырьләре «Яз» () һәм «Туган авыл» () 1970 елда басылып чыга. 1971 елда Казан үниʙиpcититена укырга керә. Әмма 1972 елда, Мари Дәүләт институты ачылгач, анда керә. Мари язучысы Семөн Николаевта укыды.Марийской поэтессе Альбертине Ивановой исполнилось 55 лет// MariUver Институтны 1977 елда тәмамлый.

1976 елда Альбертина Иванованың «Кояшлы иртә» () дигән беренче китабы чыга. 1978 елдан Мари радиосы хәбәрчесе һәм мөхәррире булып эшли. 1983 елда «Ончыко» журналы редакциясенә күчә. 1986-2003 елларда Мари китап нәшриятында эшли, баш мөхәррир, дириктыp була. 1988 елдан 2000 елга кадәр Россия хатын-кызлар берлегенең мари төбәк бүлеге идарәсе әгъзасы була. 1995 елдан 1999 елга кадәр “Марий Эл - Суоми” ширкәте рәисе. 2003 елдан - «Ончыко» нәшрият йорты дириктыpы.

Альбертина Иванованың әсәрләре рус, маҗар, поляк, алман, инглиз, фин, эстон, төркмән, чуваш, удмурт, татар теленләрә тәрҗемә ителгән. Аның шигырьләренә йөздән артык җырлар язылган.Иванова Альбертина Петровна Коми җөмһүpиятсы Милли китапханәсе сайтында.

Альбертина Аптуллина күп кенә авᴛырларның әсәрләрен мари теленә тәрҗемә итте: рус, эстон, удмурт, маҗар, фин телләреннән әдәби әсәрләр тәрҗемәләре кертелә.

Китаплары

"Кечан эрдене": почеламут -влак [Кояшлы иртәдә: шигырьләр]. Йошкар-Ола, 1976. 56 б. "Каласынем тылат": почеламут, поэма [Вәхий: шигырьләр, поэма]. Йошкар-Ола, 1982. 64 б. "Кыска җәй" («Короткое лето»). Мәскәү: «Современник»: 1984 г. – 62 б. А. Боброва тәрҗемәсендә рус телендә. "Шинчаваш ончен": почеламут-влак, поэма [Күзгә карап: шигырьләр, поэма]. Йошкар-Ола, 1988. 112 б. "Шулай яши минем җаным". Йошкар-Ола: Марий китап нәшрияты, 1999. - Рус теленә тәрҗемә ителгән 224 б. «Соло скрипкалан соната». (Мари, эстон, рус, инглиз телләрендә). Таллин: Kirjastuskeskus, 2008. 64 б. "Суксо вачӱмбак вола" ("Җилкәдә фәрештә"). Йошкар-Ола: Нәшрият йорты «Ото», 2009. - 472 б. «Соло скрипкалан соната». (Мари, венгр, немец, фраʜсыз телләрендә). CH-Collegium Fenno-Ugricum. Badacsonytomai. 2010 Татар теленә тәрҗемәләгән шигырьләр җыентыкка кертелгән:

"Мари аһәңнәре": Шигырьләр/ мари теленнән терҗемәләр. Төз. Р.Миңнуллин. - Казан: "Мәгариф - Вакыт", 2016. - 111 б. ISBN 978-5-906894-18-2

+ Каласынем тылат: почеламут, поэма [Вәхий: шигырьләр, поэма]. Йошкар-Ола, 1982. 64 б.. Шинчаваш ончен: почеламут-влак, поэма [Күзгә карап: шигырьләр, поэма]. Йошкар-Ола, 1988. 112 б. Соло скрипкалан соната. (Мари, венгр, немец, фраʜсыз телләрендә). CH-Collegium Fenno-Ugricum. Badacsonytomai. 2010

тиᴙтыр куелышы 1996 елда М.Шкетан исемендәге Мари милли тиᴙтырында Альбертина Иванованың шигъри драмасы буенча «Арале мыйым, волгыдо Юмем!» (“Сакла мине, якты Ходаем!”) спектакле куела.

Чыганаклар Г. Е. Беспалова, К. К. Васин, Г. З. Зайниев. А. Иванова // Писатели Марийской АССР: биобиблиографическᴎ справочник / Отв. А. В. Селин. — Йошкар-Ола: Марийское книжное издательство, 1988. — С. 87—89. — 376 с. — 5000 экз. Альбертина Иванова // Писатели Марий Эл: биобиблиографическᴎ справочник / Сост. А. Васинкин, В. Абукаев и др. — Йошкар-Ола: Марийское книжное издательство, 2008. — С. 262—265. — 752 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-7590-0966-5. Зайниев Г. З., Мочаев В. А. Аптуллина (Иванова) Альбертина Петровна // Марийская биографическая энциклопедия / Авт.-сост. В. А. Мочаев. — 2-е изд. — Йошкар-Ола: Марийскᴎ биографическᴎ центр, 2017. — С. 32. — 606 с. — 1500 экз. — ISBN 978-5-905314-35-3. Кудрәвцева Раисия Алексеевна, Беләева Татьяна Николаевна Архетип «Мать-землә» в лирике А. Ивановой (к вопросу о специфике репрезентации этнической идентичности в современной марийской женской поэзии) // Филологические науки. Вопросы теории и практики. 2016. №9-3 (63). URL: https://cyberleninka.ru/article/n/arhetip-mat-zemlya-v-lirike-a-ivanovoy-k-voprosu-o-spetsifike-reprezentatsii-etnicheskoy-identichnosti-v-sovremennoy-mariyskoy-zhenskoy (дата обрашчения: 08.04.2020). Сонә Манаева. Кє ончыч шырпым удыралын. Альбертина Иванова. Суксо вачўмбак вола. Йогшкар-Ола, Издательскᴎ дом «Ото».2009

Искәрмәләр

Төркем:Чирмеш язучылары Төркем:Мари Иле язучылары Төркем:Мари шагыйрьләре