Төньяк Кореяда ислам () — Төньяк Корея территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Төньяк Корея халкының (25 млн 778 мең кеше) 0,10 % ы (3 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)Muslim Population By Country 2020 .

Тарих

VII гасыр урталарында—ахырында мөселман сәүдәгәрләре Гарәп хәлифәлеге чиген үтеп, Кытайга кадәр килә, өч Корея корольлегенең берсе булган белән элемтә урнаштыраларTarihin En Şaşırtıcı Savaşı: Salsu Zaferi ve Türk-Kore Dostluğunun Temelleri .

751 елда Кытай генералы Гао Сәнҗи каршы Таң династиясе өчен Талас каршындагы көрәшне җитәкли, әмма җиңелә.

Кореягә иң иртә сылтама IX гасыр урталарында гарәп географы «Дәүләтләр юллары китабы» (, Китаб масалик әл-мамалик) җыентыгында бирелгән.

IX гасырда Иран чыгышлы мөселман география белгече, тарихчы Ибн Хөрдәдбәкнең «Китаб әл-мәсәлик вә-мәмәлик» ("Юллар һәм илләр китабы") хезмәтендә Корея турында мәгълүматлар китерелә.

1024 елда Гыйрактан чыккан мөселманнар Корея җиренә килеп җитеп, биредә төпләнеп калган, мөселман авыллары төзегән, җирле хатын-кызлар белән гаилә корганMozammel Haque. Islam and Muslims in Korea.

1154 елда Корея турында мәгълүматлар гарәп географы Мөхәммәд Әл-Идрисиның (1100—1164) «Нузхат ал-муштак фи-хтирак ал-афак» (Tabula Rogeriana, 1154) дип аталган дөнья атласына кертелә. Корея карталарының сакланып калган иң борынгысы Каннидоны () төзүчеләр Көнбатыш илләре атамаларын (Мәгъриб, Алмания һ. б.) мөселман географлары эшләреннән алган.

Монголлар 1270 елда Кореяне басып алгач, сәяси һәм административ вазифалар биләгән күп кенә мөселманнар Кореягә килгән. Кореяне идарә итүдә монголлар уйгырларга таянаSanderson Beck. Korea to 1800 . https://archive.org/details/koreamongolinvas00hent Korea: the Mongol invasions .

идарәсе вакытында (918—1392 еллар) күп мөселманнар (Үзәк Азиядән чыккан кешеләр) илнең барлык почмакларында диярлек шәхси сәүдәгәр вазифаларын башкарган. Алар Корея башкаласында үз җәмгыятьләрен булдырган (30 мең кеше), үз бәйрәмнәрен билгеләп үткән һәм Ислам динен тоткан. Алар «Е-Кунг» дип аталган мәчет төзегәнJae-eun Kang. 《The Land of Scholars:Two Thousand Years of Korean Confucianism》, Home&Sekey Books, 2006. ISBN 1931907307, p.149.

империясендә (1392—1897; 1899—1910 елларда — Корея империясе) Чосон династиясенең төп фәлсәфәсе Конфуцийчылык булуы билгеле. Буддачылык Чосон династиясе фәлсәфәсенең бер өлеше булган. 1427 елгы король указы ислам йолаларын кылуны, традицион мөселман кием-салымын һәм баш киемнәрен киюне тыя. Чосон династиясе (1392—1910) чит мәдәниятләрне, шул исәптән Исламны да кабул итә алмый. XV гасыр башында башланган ассимиляция сәясәте Кореядә Ислам дине эзләренең зур өлешен юкка чыгара. Шуңа күрә Кореядә шактый югары социаль һәм икътисади позицияләр биләгән мөселман халкы гореф-гадәтләрен һәм йолаларын ташлый бараSanderson Beck. Korea 1800-1949 .

Хәзерге заман Ил рәсми рәвештә атеистик милләт булып санала, әмма ил халкының якынча 16 % ы — Корея шаманизмын, 14 % ы — Хондоизмны, 4,5 % ы — Буддизмны һәм 1,5 % ы христиан динен куллана, дип хәбәр ителә North Korea Religion, Economy and Politics.

Pew Research Center тикшеренү үзәге бәяләвенчә, Төньяк Кореядә 1990 елда 1000, 2010 елда 3000 мөселман булганTable: Muslim Population by Country.

Мәчет Илдәге бердәнбер мәчет — Ар-Рахман (шигый) мәчете Иранның Пхеньяндагы илчелегендә урнашкан.Iran Build’s Pyongyang’s First Mosque. Мәчет илчелек хезмәткәрләре өчен төзелгән, анда башка чит ил кешеләренә дә барырга мөмкинChad O'Carroll. Iran Build’s Pyongyang’s First Mosque. NKNews, 29.07.2015.

Сылтамалар Islam and Muslims in South Korea Islam in Korea Website

Моны да карагыз Көньяк Кореядә ислам

Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Төньяк Кореядә ислам Төркем:Төньяк Кореядә дин