Тәүфикъ мәчете — Казанның Авиатөзелеш районының Лечебная урамында 2020 елда төзелә башлаган мәчет. Бинаның гомуми мәйданы 263 квадрат метрны тәшкил итәчәк. Ике катлы мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар гыйбадәт заллары, дәресләр алып бару өчен ике бүлмә, шулай ук тәһарәтханә урын алган. Мәчет төзелеше 2022 елда тәмамлана. Мәчетне төзү башында Казанның 12-нче шәһәр хастаханәсенең элекке башлыгы Тәүфикъ Сафин торган.
Мәчете имамы — Мөхәммәд Әюпов.
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар Казанда яңа мәчет төзелә Татар-Информ. 6 май 2020
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Казан мәчетләре