Вадим Захаров, Вадим Борис улы Захаров (1986 елның 24 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Пчеловод) — җырчы, Татарстанның атказанган (2017) һәм халык (2023) артисты.
Тәрҗемәи хәле 1986 елның 24 июнендә Татарстан АССР Кукмара районы Пчеловод авылында колхозчы гаиләсендә туган. Әбисе, әтисе гармунда уйнаган. Балачактан бирле җырчы булырга хыялланган. Казан музыка укуханәсендә укый башлаган, аннан киткәч, Казан дәүләт мәдәният институтының Венера Ганиева классында белем алган. Башлап Зөһрә Шәрифуллинаның концерт бригадасында чыгышлар ясый. Зур сәхнәгә продюсеры Илфак Шиһапов ярдәмендә аяк баскан.
Иҗаты Вадим Захаров — халык мәхәббәтен яулаган җырчы. Һәрвакыт елмаеп тора: сәхнәдә дә, тормышта да. Нечкә хисле, моңлы җырчы. Керәшен халкының мәдәниятен, сәнгатен саклап калуда да аның өлеше зурЗоя Солошина. Вадим Захаров: «Ясалма булырга ярамый, аны шунда ук сизәләр». «Шәһри Казан», 15.05.2009.
Айдар Тимербаев белән Руслан Чернов иҗат иткән «Көттермәсәк иде әнкәйләрне», «Урамнар буйлап» җырларын тамашачы җылы кабул итә. Айдар Тимербаевның уннан артык җырын репертуарына алган. Айдар Минһаҗев белән иҗатташ дуслар. «Бәрмәнчек» керәшен ансамбле белән чыгышлар ясый.
Репертуар Репертуарында татар халык җырлары, керәшен җырлары, композиторлар әсәрләре урын алган. Башкарган җырларының кайберләре: «Бас әле станокка», «Сагыныплар килдек», «Борды урамнары», «Әйдә барыйк урманга» (барысы да — керәшен халык җыры), «Эх, замана, замана», «Әткәй йорты», «Без — керәшен җегетләре», «Сине югалтудан куркам», «Арала», «Шәйдәүләт чишмәсе», «Зөләйха», «Ышан бары гомер иткәнгә», «Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып», «Гомер чаба еллар аша» һ. б.
Пластик тәрәзәләр җитештерү белән шөгыльләнгән Карточка индивидуального предпринимателя.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2017 — Татарстанның атказанган артисты Питрау бәйрәмендә иҗат әһелләренә мактаулы исемнәр бирелде. «Туганайлар», 15.07.2017 2023 — Татарстанның халык артисты ― уңышлы иҗади эшчәнлеге һәм музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен Вадим Захаров стал народным артистом Татарстана. tnv.ru, 2.11.2023 Гаилә хәле Өйләнгән. Хатыны Лариса, кызлары Ульяна, Ильяна.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Вадим Захаров Татарстанның атказанган артисты булды. «Туганайлар», 15.07.2017 Вадим Захаров. ВКонтакте рәсми төркеме Тег: Вадим Захаров vadimzaharov. instagram.com
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Керәшен татарлары