Көбияз — Башкортстанның Аскын районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 1212 кешенең яшәве мәгълүм. Демография
Мәгариф Кубияз авылындагы кебек агачтан салынган мәктәпләр респубикада сирәктер. Биредә укыту-тәрбия дүрт бинада башкарыла. 2012 елда яңа мәктәп төзергә вәгъдә бирделәр, дип өмет белән яши педагоглар. Әлеге вакытта 180 бала укый. 2011 елда мәктәпне ундүрт бала тәмамласа, беренче сыйныфка унҗиде бала килә дип көтелә. Әле дә беренчедә унҗиде бала укый. Авыл җирләрендә яңа мәктәп салуны балалар санына карап планлаштыралар. Ә биредә балалар бакчасы эшли. Анда иллегә якын бала тәрбияләнә. Мәктәпкә күрше Үтәш, Матала, Әвәдәй авыллары балалары да йөреп укый. Татар теле 11, чыгарылыш сыйныфында гына укытыла. Башкорт теле укытылганлыктан, балаларның тел һәм әдәбият дәресләрендә ике охшаш телне бутаулары сәбәпле, өлгереш кискен кимегән. Ата-аналар, балаларыбызның башын бутамыйк дип, татар телен укытмау белән килешә. Авылда туган шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1929-06-26 Ғәлимйәнов Фауат Ғиниәт улы Уфа дәүләт авиация техник университеты инженер-механикуниверситет профессоры Уфа дәүләт авиация техник университеты 2000-08-31 Уфа 1948-09-14 Ғәлимова Флүзә Кәбир ҡыҙы Башкорт дәүләт университеты укытучы
Мәшһар Гомәров — балалар язучысы (Казакъстан). Искәрмәләр
Сылтамалар Башкортостан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы. Кызыл Таң. 2011 ел, 11 ноябрь
Төркем:Башкортстан авыллары