Александр Сидякин, Александр Геннадий улы Сидякин (, 1977 елның 17 ноябре, ССРБ, РСФСР, Карелия АССР, Сегежа) — РФ сәясәтчесе, VI—VII чакырылыш Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Дәүләт Думасы депутаты. Бердәм Россия фиркасе фракциясе әгъзасы. 2018 елның 24 октябреннән — Башкортстан Республикасы Башлыгының Администрациясе җитәкчесе. Юридик фәннәр кандидаты (2006).https://24smi.org/celebrity/267085-aleksandr-sidiakin.html
Тәрҗемәи хәле
1977 елның 17 ноябрендә Карелия АССР Сегежа шәһәрендә туган. «юриспруденция» белгечлеге буенча тәмамлаган (1999). 2006 елда «Кандидатны (кандидатлар исемлеген) теркәүдән баш тарту һәм теркәүне юкка чыгару: Теория һәм практика проблемалары» () дигән темага юридик фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган.
Хезмәт юлы 1999—2001 елларда — «Консультант юридик хезмәте» ҖЧҖ юрисконсульты, өлкән юрисконсульты.
2001—2002 елларда — Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Дәүләт Думасы аппаратының белгеч-эксперты, сайлау законнары буенча комиссия.
2002—2003 елларда — «Свитъ» ҖЧҖ (Мәскәү) юрисконсульты.
2003—2006 елларда — «Халык ышанычлылары» компаниясенең башкаручы директоры, идарәче партнеры.
2006 елда – Башкорт дәүләт университетының дәүләт хокукы кафедрасы ассистенты, өлкән укытучысы (Уфа).
2007—2008 елларда — «Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ААҖ генераль директорының хокук мәсьәләләре буенча киңәшчесе (Уфа).
2006—2009 елларда — «Туймазы пыяла» ААҖ генераль директоры урынбасары (Туймазы, Башкортстан).
2009—2011 елларда — Россия Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе () сәркатибе – коллектив гамәлләр һәм һөнәри берлекләр хәрәкәтен үстерү департаменты җитәкчесе.
2011 елдан — Татарстан Республикасыннан VI чакырылыш Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары.
2016—2018 елларда — VII чакырылыш Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Дәүләт Думасы депутаты.
2018 елның 24 октябреннән — Башкортстан Республикасы Башлыгының Администрациясе җитәкчесе.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2020 — 2нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен ордены» медале 2014 — РФ Президенты грамотасы 2013 — «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале һәм РФ Президентының грамотасы Искәрмәләр
Сылтамалар Сидякин Александр Геннадьевич. Сетевое издание «События» Сидякин Александр Геннадьевич. Официальный сайт Государственной Думы
Төркем:Башкортстан сәясәтчеләре Төркем:Татарстан сәясәтчеләре Төркем:Тверь дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Юридик фәннәр кандидатлары