Бәхтияр Табиев, Бәхтияр Хәсән улы Табиев (1940 елның 14 мае, Кытай, Голҗа — 1999 ел, Казакъстан, Алматы) — рәссам-импрессионист, педагог, Казакъстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1988), ССРБ (Казакъстан ССР) рәссамнар берлеге (1970 елдан) һәм Парижда Халыкара сәнгать үзәге (1998 елдан) әгъзасы. Казакъстанның татар мәдәни үзәкләре ассоциациясе президиумы әгъзасы (1990 елдан)Бахтияр Табиев. tatar.kz.

Тәрҗемәи хәле

1940 елның 14 маенда (вариант: 30 маенда Табиев Бахтияр Хасанович. Картинная галерея Жауһар) Кытайның Голҗа шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Бәхтиярның бабасы Гани һәм әбисе Аҗар хәзерге Рязань өлкәсенең Ирмеш районы Әҗе авылыннан Табиев Бахтияр. azeevo.ucoz.ru. Бәхтияр Голҗа татар мәктәбен тәмамлаган, әлеге мәктәптә аны Бубилардан белем алган укытучылар укыткан. Бәхтиярның рәссам буласы балачагыннан ук билгеле була. Өремчедә геологик разведка белгечләре әзерләүче техникумга укырга керә. Анда бер ел укыгач, 1955 елда гаиләсе белән ССРБга (Кыргызстан ССРга) күчеп килә. Шул ук елны Фрунзе сәнгать училищесына имтихансыз гына кабул ителә. Фрунзе сәнгать училищесын кызыл дипломга (1961), Мәскәүдә (1967, академик А. М. Грицай остаханәсе) тәмамлаган.

1967—1973 елларда Н. В. Гоголь исемендәге Алма-Ата сәнгать училищесы укытучысы, 1990 елдан Казакъстан Рәссамнар берлегенең сынлы сәнгать секциясе рәисе. Иҗаты 1957 елдан халыкара, бөтенсоюз, республика күргәзмәләрендә катнашаТабиев Бахтияр Хасанович. art.mvsm.ru. Кытайда туып-үсеп, Казакъстанда иҗат иткән рәссам казакъ халкының традицион көнкүреше темасына тугъры кала. Нәкъ менә шул теманы өйрәнү һәм казакъ халкының тирән образын булдыру Бәхтияр Табиевка оста данын китерә һәм ул XX гасыр Казакъстан сынлы сәнгате тарихының аерылгысыз өлешенә әверелә. Ул үзенең әсәрләрендә мәңгелек кыйммәтләрне һәм матурлыкны күрергә һәм күрсәтергә омтылаВыставка «Шестидесятники. Тюркский романтизм». gallerix.ru, 21.02.2019.

Төп әсәрләре: «Көнчыгыш базары» (1975 ел), «Киртә янында» (1976 ел), «Кич» (1986 ел) һ. б.

Картиналары Австралия, Болгария, Алмания, АКШ, Төркия, Франция шәхси коллекцияләрендә, Алматыда Ә. Кастеев исемендәге Казакъстан дәүләт , Нур-Солтанда Хәзерге заман сәнгате музеендаТабиев Б. bonart.kz, Кыргызстанның дәүләт сәнгать музеенда, Мәскәүдә Третьяков галереясендә (дүрт картина), һ. б. саклана.

2003 елда Казанда Милли-мәдәни үзәк бинасында 70 картинадан торган «Дала моңы» дигән күргәзмәсе оештырыла.

2012 елның 11 маенда Ә. Кастеев исемендәге Казакъстан дәүләт сәнгать музеенда «Бәхтияр Табиев» дигән күргәзмәсе ачыла Рабочий визит. Полномочное представительство Республики Татарстан в Республике Казахстан, 14.05.2012.

2016 елның 18 февралендә Алматыда INNERLIFE салонында зур күргәзмәсе ачыла Открытие выставки художника Б. Табиева. mspkz.com. Бәя

Әдәбият Гөлназ Галимҗанова, Рәмилә Газизуллина. Чиксез далалар. Сөембикә, 25.11.2015 Разил Вәлиев. Милләтнең алтын баганасы. Мәдәни Җомга, 2020 ел, 10 июль, 8-9нчы бит.

Сылтамалар Табиев Бахтияр Хасанович. «Милләттәшләр» порталы Табиев Бахтияр Хасанович. Картинная галерея Жауһар Табиев Бахтияр Хасанович. art.mvsm.ru Бахтияр Табиев. Творчество казахстанских татар (сайт Шамиля Сагаутдинова)

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Казакъстан рәссамнары Төркем:Суриков исемендәге рәсем институтын тәмамлаучылар Төркем:Казакъстан татарлары Төркем:Казакъстан ССР атказанган сәнгать эшлеклеләре