Константин Толкачёв, Константин Борис улы Толкачёв (, 1953 елның 1 марты, ССРБ, Кемерово өлкәсе, Сталинск ― 2026 елның 4 мае, РФ, Мәскәү) — дәүләт эшлеклесе, хокук белгече, юридик фәннәр докторы (1998), профессор (1998). Башкортстанның (1997) һәм РФ (2008) атказанган юристы, РФ Эчке эшләр министрлыгының почетлы хезмәткәре (2000). Эчке хезмәт генерал-майоры (1998). 1999 елдан 2026 елның маена кадәр ― Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай рәисе.

Тәрҗемәи хәле 1953 елның 1 мартында Кемерово өлкәсенең Сталинск (1961 елдан Новокузнецк) шәһәрендә туган. ССРБ Эчке эшләр министрлыгының Рязань югары мәктәбен (1977), академиясен (1984) тәмамлаган. Юридик фәннәр докторы (1998), профессор (1998). РФ Юридик фәннәр академиясенең хокукый әгъзасы. Өч йөздән артык гыйльми хезмәт авторы. Фәнни тикшеренүләре дәүләт һәм хокукның гомуми теориясе, конституцион хокук һәм кеше хокуклары проблемаларына багышланган Р. Р. Өметбаев, М. Х. Хуҗин (тәрҗемә). Толкачёв Константин Борисович. Башкорт энциклопедиясе.

Гыйльми хезмәтләре Кеше һәм гражданинның шәхси конституциячел хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыруның һәм анда эчке эшләр органнарының катнашуының методологик һәм хокукый нигезләре.СПб, 1997. Федерализмның сәяси проблемалары: Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы хакимияте органнарының үзара хезмәттәшлеге. Уфа, 2001.

Хезмәт юлы 1970 елда — Кузнецк металлургия комбинатында (2003 елдан ) торбалар ябыштыручы ярдәмчесе.

1971–1973 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.

1977–1996 елларда — ССРБ (1991 елдан РФ) Эчке эшләр министрлыгы системасында җитәкче вазифаларда.

1996–2003 елларда — РФ Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты башлыгы. 2003 елдан отставкада.

Иҗтимагый һәм дәүләт эшчәнлеге 1999 елдан — Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты (II—V чакырылышлар).

1999–2001 елларда — Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советында конституция законнарын чыгару комитеты әгъзасы.

1999–2001 елларда — Европа Шурасында (Страсбург, Франция) җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасында Россия Федерациясе вәкиле урынбасары.

2002 елдан — Россия Федерациясе Законнар чыгаручылар советы әгъзасы.

2002 елдан — Башкортстан Республикасы Президенты (2015 елдан Башлыгы) каршындагы ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия җитәкчесе.

2009 елдан — Бердәм Россия фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе сәяси шурасы җаваплы сәркәтибеСпикер Курултая встал во главе башкирской «бЕРлоги». fedpress.ru, 26.10.2009.

Вафаты 2026 елның 4 маенда Мәскәүдә озакка сузылган авырудан соң 73 яшендә вафат булган Марат Ахметов выразил соболезнования в связи с кончиной Константина Толкачева. Государственный Совет Республики Татарстан, 4.05.2026. 3 майда аңа Мәскәүдәге Бурназян клиникасында катлаулы операция ясалган булган. 6 майда җирләнгән Мөхәммәтшин: Толкачев зирәк сәясәтче иде, ул парламентаризм тарихында якты эз калдырды. Татар-информ, 6.05.2026.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2003 — Почет ордены (РФ) 2003 — «Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены 2008 — Салават Юлаев ордены 2013 — Дуслык ордены (РФ) 2019 — Александр Невский ордены (РФ)Путин подписал указ о награждении Константина Толкачева орденом Александра Невского. ИА Башинформ, 14.06.2019 1нче дәрәҗә Бөек Петр ордены Андропов ордены 1997 — Башкортстанның атказанган юристы 2008 — РФ атказанган юристы 2000 — РФ Эчке эшләр министрлыгының почетлы хезмәткәре 2023 — «Бердәм Россия»гә 20 ел» истәлекле медале Башҡортостан Башлығы Константин Толкачевты 70 йәшлек юбилейы менән ҡотланы. «Башинформ» МА, 6.03.2023 2025 — IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен орденыЛейла Аралбаева. Владимир Путин наградил председателя парламента Башкирии. Башинформ, 17.11.2025

Шәхси тормышы Хатыны Нина НиколаевнаЛәйлә Аралбаева. Өфөлә Константин Толкачевҡа арналған күргәҙмә асылды. Башинформ, 11.06.2026 Искәрмәләр

Сылтамалар Толкачёв Константин Борисович. Башкорт энциклопедиясе. Уфа, 2015—2020. ISBN 978-5-88185-143-9 .

Төркем:Россия сәясәтчеләре Төркем:Башкортстан сәясәтчеләре Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Россиянең Александр Невский ордены кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены кавалерлары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Юридик фәннәр докторлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай рәисләре Төркем:Россия юристлары Төркем:Башкортстанның атказанган юристлары Төркем:РФ атказанган юристлары Төркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Уфаның Көньяк зиратында җирләнгәннәр