Татарстанда — тарихи-мәдәни мирас елы һәм Коръән елыТатарстан Диния нәзарәте 2012 елны Коръән елы дип игълан итте. Россия — Россия тарихы елыДмитрий Медведев 2012 елда Россиядә "Россия тарихы елы"н үткәрү буенча боерык имзалады.. Азатлык радиосы тәкъвимендә — «Казан — Азатлык» елыБезне "Азатлык" берләштерде. ТЮРКСОЙ илләрендә — Мирза Фатали Ахундзадә елы.

Вакыйгалар Гыйнвар

1 гыйнвар — Татарстан гимны сүзләренә бәйге башландыТатарстан гимны сүзләренә бәйге башлана. 1 гыйнвар — Дания Европа берлегендә рәислек итә башладыДания Европа берлегендә рәислек итәчәк. 5 гыйнвар — Хабаровск шәһәрендә тарихта беренче тапкыр татарча спектакль куелдыХабаровскида беренче татарча спектакль куелды. 15 гыйнвар — Казакъстанда вакытыннан алда парламент сайлавы узды. Иң күп тавышны «Нур Отан» халык-демократик фиркасе казанды ()Казакъстанда парламент сайлавының соңгы нәтиҗәләре игълан ителде. 17 гыйнвар — Мартин Шульц Европа парламенты башлыгы булып сайланаИзбран новый председатель Европарламента . 18 гыйнвар — Википедия АКШ конгрессында каралган интернетта пиратлыкка каршы канун өлгесенә протест белдереп, үзенең инглиз телле бүлеген бер көнгә ябып куйды"Wikipedia ябылса, протест дулкыны зур булачак". 22 гыйнвар — Финляндиядә президент сайлавыФинляндиядә президент сайлавы үтә. 23 гыйнвар — Европа берлеге Иран нефтен кертүгә эмбарго игълан иттеЕС ввел эмбарго на импорт нефти из Ирана . 25—29 гыйнвар — Швейцариянең Давос шәһәрендә Бөтендөнья икътисаң форумыФорум в Давосе . 25 гыйнвар — АКШ президенты Барак Обама Конгресстагы еллык чыгышында илдә керемнәрне гаделрәк итеп бүлешергә чакырды һәм «Гарәп язы»н хупладыБарак Обама - илгә һәм дөньяга. 26 гыйнвар — Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов «2012 елны Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы елы» дип игълан итү турында фәрманга кул куйдыМиңнеханов 2012 елны "Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы елы" дип игълан итте.

Февраль

4 февраль — Россия шәһәрләрендә «Гадел сайлаулар өчен» дигән исем белән урам җыеннары үттеМәскәү йөрешендә меңнәрчә кеше катнашты. 7 февраль — Татарстан гербына 20 ел тулдыТатарстан туграсына 20 ел: заманча караш. 10 февраль — КФУда түләүсез татар теле курслары башландыКазан руслары татар телен өйрәнә башлады. 13 февраль — Лос-Анджелес шәһәрендә «Грэмми» премиясен тапшыру тантанасы уздыБыелгы «Грэмми» Уитни Һьюстонга багышланды. 17 февраль — Алмания президенты Кристиан Вульф вазифасыннан китәПрезидент Германии подал в отставку . 18 февраль — Латвиядә рус теленә дәүләт теле статусын бирү буенча референдумда халыкның -ты бер генә дәүләт теле итеп латыш телен калдыруны хупладыРус теле Латвиядә дәүләт теле булмаячак. 20 февраль — Мәскәүдә «Тарихи» мәчетенең баш имамы Хәсән Фәхретдиновка һөҗүм ясалганМәскәүдә олы яшьтәге имамга һөҗүм булган. 21 февраль — Азатлык радиосы «Азатлыкта Википедия» шәлкемен башлап җибәрәАзатлыкта Википедия: Татар теле. 21 февраль — Казанда Халыкара туган тел көне уңаеннан Татар иҗтимагый үзәге һәм «Азатлык» татар яшьләре берлеге пикетлар үткәрдеКазанда Халыкара Ана теле көнендә ике пикет узды. 26 февраль — Сүриядә яңа конституция кабул итү буенча референдум үткәрелдеВ Сирии начался референдум по проекту новой Конституции .

Март

2 март — Иранда парламент сайлавы уздыВ Иране начались выборы в парламент . 4 март — Россия президент сайлавында Владимир Путин җиңү яулый Меңнәрчә хәрәмләшү әйтелсә дә, Путин чиста җиңү игълан итте. 7 март — Сан-Францискода Apple ширкәте үзенең яңа iPad 3 тактасы тәкъдим ителде. 19 март — Тулузада яһүд мәктәбендә атыш, 4 кеше һәлак (шуларның 3-се — балалар)Убийство в Тулузе: количество жертв достигло четырёх . 28 март — Финляндия татарларының яңа рәисе итеп Атик Али сайландыФинляндия татарларының яңа рәисе итеп Атик Али сайланды. 31 март — Сан-Франциско татарлары «Сиңа җырлыйбыз Сәйдәш» исемле кичә оештыдыСан-Франциско татарлары Сәйдәшне таныта.

Апрель

5 апрель — бер ай буе алып барылган информацион сугыштан соң Татарстан Республикасының эчке эшләр министры Әсхәт Сафаров вазифасыннан китүе турында белдерде. 19 апрель — Һелсинкидә Финляндия татарлары үз мәхәлләләре тарихы турындагы «Мәчеткә илткән юл» фильмын беренче тапкыр карарга җыелдыФинляндия татарлары турында беренче фильм чыкты. 27—29 апрель — Латвия башкаласы Ригада I Европа татар яшьләре форумы уздыЕвропа татар яшьләре беренче форумга җыелаРигада Европа татар яшьләре форумы үтте.

Май

6 май — Франциядәге президент сайлауның икенче турында Социалист фирка намзәте Франсуа Олланд җиңдеФранциядә президент сайлавында Франсуа Олланд җиңә. 7 май — Россия президенты Владимир Путин мөддәтенә керештеПутин өченче президент мөддәтенә кереште. 16—27 май — 65-нче тапкыр Канн фестивале уздыДанлыклы Канн фестивале башлана. 26 май — 57-нче Евровидение җыр бәйгесендә Швеция җырчысы Лорин җиңдеЕвровидение 2012: Швеция – беренче, "Буран әбиләре" – икенче. Сан-Францискода татарча рок-төркем оештыСан Францискода татарча рок-төркем оешты.

Июнь

8 июнь — Варшауда Европа футбол чемпионаты башландыЕвропа футбол беренчелеге саннарда. 10 июнь — Болгарда рәсми рәвештә Ислам динен кабул ителүгә 1090 ел тулуга багышланган җыен кысаларында Болгарда Ак мәчет ачылдыБолгар җыены: Таҗетдин барс сынына фатиха бирде. 17 июнь — Мисырда президент сайлавында Мөхәммәт Мурси җиңү яулыйМисырда хакимияткә исламчы президент килде. 18 июнь — Лос-Анджелеста Microsoft ширкәте яңа планшетын тәкъдим иттеMicrosoft яңа планшетын күрсәтте. 21 июнь — Google интернет-ширкәте юкка чыгу куркынычы янаган телләрне саклап калу өчен махсус проект башлап җибәрдеGoogle инкыйраз янаган телләрне коткару эшенә алынды. 27 июнь — Сан-Францискода Google ширкәте Nexus 7 дип аталган яңа планшетын тәкъдим иттеGoogle Nexus 7 планшетын күрсәтте. 30 июнь — Владивосток шәһәрендә Россиянең Уникенче федераль Сабан туе уздыВладивостоктагы федераль Сабантуй ерак араларны якынайтты. 30 июнь — 34-нче Халыкара Мәскәү кинофестивале тәмамландыМәскәү фестивале: “Орда”га бүләк.

Июль 1 июль — Европа футбол чемпионаты финалында 4-0 исәбе белән Испания такымы Италия җыелмасын җиңәEuro 2012: Испания янә чемпион. 19 июль — Казанда күренекле дин әһеле Вәлиулла Якупов өеннән чыгып машинасына утырган вакытта атып үтерелгән. Татарстан мөфтие Илдус Фәизгә һөҗүм ясалаган.Вәлиулла Ягъкуб атып үтерелде, Илдус Фәиз машинасы шартлатылды. 27 июль — Лондонда XXX җәйге Олимпия уеннары ачылдыЛондон уеннары: тарихтан – бүгенгә.

Август 7 август — Казанда полиция һәм прокуратура көчләре фәйзрахманчылар җәмгыятенә һөҗүм ясый. 19 баланы ата-аналардан тартып алып, Россиянең ятимлек учреждениеләренә озаталар. 12 август — Лондонда XXX җәйге Олимпия уеннары тәмамланды. Алтын медальләр саны буенча беренчелекне АКШ җыелмасы алдыЛондон-2012 тарихка кереп калды. 27—31 август — Казанда бишенче тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы үттеКазанда татар яшьләре җыены башлана. 30 август — «ТНВ-Планета» каналы рәсми рәвештә эшли башлады. Анда «Татарлар» тапшыруы эшен башлый“Татар проблемнарын күтәрә торган телевидение кирәк”.

Сентябрь 4 сентябрь — Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең АКШ-ның Питтсбург шәһәрендәге рәсми сәфәр барышында яшәүче татар яшьләре белән очраштыМиңнеханов Питтсбург татарлары белән очрашты.

Октябрь

27 октябрь — Михаил Прохоров Мәскәүдә үткән «Ватандашлар платформасы» корылтаенда, илнең территориаль төзелешен үзгәртү, аерым алганда, милли республикаларга каршы тәкъдим белән чыктыРинат Закиров: "Прохоров – илнең таркалуын теләүче".

Ноябрь 6 ноябрь — АКШ-да президент сайлавы. Җиңүне гамәлдәге президент Барак Обама яулыйБарак Обама икенче мөддәткә президент булып кала. 21 ноябрь — Исраил белән Хәмәс солых турында килештеИзраил белән Хәмәс солых турында килеште. 29 ноябрь — Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов иң тәэсирле 500 мөселман исемлегенә кердеМиңнеханов иң тәэсирле 500 мөселман исемлегенә керде. 30 ноябрь — Фәләстин БМО-да «күзәтүче дәүләт» дәрәҗәсенә күтәрелдеФәләстин БМО-да "күзәтүче дәүләт" дәрәҗәсенә күтәрелде.

Декабрь 1 декабрь — Россия G20-дә рәислек итә башлыйРоссия с сегодняшнего дня стала председателем G20 . 6 декабрь — Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае үз эшен башлыйКазанга конгресс кунаклары җыела. 9 декабрь — Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае тәмамланды. Конгресс рәисе итеп янә Ринат Закиров сайландыБишенче корылтай нәрсәгә иреште?. 12 декабрь — Россия президенты Владимир Путин Россия Федераль мәҗлесе алдында чыгыш ясыйПутинның татарларга җавабы: "Без барыбыз да – рус". 13 декабрь — Казанның Мәрҗәни мәчетендә Татарстанда Коръән елы итеп билгеләп үтелгән 2012 елга йомгак ясалды. Чара түгәрәк өстәл сөйләшүе рәвешендә үттеКазанда Коръән елына йомгак ясалды. 14 декабрь — «Хоббит» фильмының халыкара премьерасы"Хоббит" дөнья буйлап рекордлар куя. 15 декабрь — Франция Әфганстаннан тулысынча гаскәрләрен чыгардыФранция полностью вывела войска из Афганистана . 17 декабрь — «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең оешуына 130 ел тулды"Мөхәммәдия" татар мәгърифәт үзәге булып калачак". 19 декабрь — «Россиянең милли сәясәт стратегиясе» имзаланаМилләтләрне, милли республикаларны юк итү стратегиясе имзаланды. 20 декабрь — Татарстан министрлар кабинетында дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү програмының яңа концепциясе тәкъдим ителдеДәүләт телләре програмының яңа өлгесе тәкъдим ителде. 21 декабрь — Россия Дәүләт думасы «Россиядә мәгариф турында» канун өлгесен өченче, соңгы укылышта раслады. Анда рус теленнән тыш башка милли телләр хокуклары кимсетеләМилли телләр кимсетелгән мәгариф кануны кабул ителде. 26 декабрь — Россия Дәүләт Думасыннан соң Федерация шурасы «Ятим балалар турында» канунны бертавыштан расладыМагнитский акты, ятим балалар һәм әхлак. 30 декабрь — Россиянең Первый каналында барган «Голос» («Тавыш») тапшыруы финалында ике татар кызы катнашты. Динә Гарипова җиңүне яуладыРоссиядә иң матур тавышлар – татар кызларында.

Вафатлар

5 гыйнвар — Фәнәвил Галиев, татар артисты, режиссер, драматург, Татарстанның халык артисты. 24 гыйнвар — Равил Бохараев, татар язучысы, шагыйрь, публицист. 22 февраль — Фирдәвес Әхтәмова, татар актрисасы. 26 февраль — Шамил Закиров, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мөдире. 2 апрель — Фердинанд Фарсин, татар артисты. 30 апрель — Шәүкәт Вәлиев, журналист. 2 май — Туфан Миңнуллин, күренекле татар язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты. 28 май — Шәүкәт Биктимеров, күренекле татар артисты. 4 июнь — Эдуард Хиль, җырчы, РСФСР халык артисты. 14 июнь — Илдар Зарипов, Татарстан һәм Русиянең атказанган рәссамы. 3 июль — Дамир Бикбов, ТР икътисад министры. 9 июль — Әнвәр Гобәйдуллин, татар театры артисты. 11 июль — Идмас Үтәгәнов (81), Казан телевидение студиясе режиссеры. 19 июль — Вәлиулла Якупов, татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе. 14 август — Таҗетдин Гыйләҗетдинов (88), артиллерия взводы башлыгы, Советлар Берлеге каһарманы. 25 август — Нил Армстронг, АКШ астронавты, Айга аягы баскан беренче кеше. 11 сентябрь — Алмас Булатов, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971). 14 сентябрь — Ренат Шәрибҗанов, музыкант һәм популяр җырлар авторы (Мәскәү). 28 сентябрь — Хәлил Мәхмүтов, Татарстанның халык артисты, Тинчурин театры актеры. 4 октябрь — Габбас Бибарсов, татар дин әһеле. 9 октябрь — Марина Голуб, актриса. РФ атказанган артисты. 13 ноябрь — Әхмәт Гадел (Әхмәт Һади улы Гаязов) — татар шагыйре, публицист. 11 декабрь — Галина Вишневская, опера җырчысы, ССРБ халык артисты.

Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары2012 елда Тукай премиясен Кол Шәриф архитекторлары гына алачак

Кол Шәриф мәчете архитекторлары төркеме: Искәндәр Сәйфуллин Сергей Шәкүров Андрей Головин Зөфәр Садыйков Айвар Саттаров Альбина Даишева Зөфәр Галиуллин Рөстәм Зәбиров

Нобель премиясе лауреатларыНобель атнасы йомгагы. Сез бүләкне кемгә бирер идегез?

Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель премиясе — Синье Яманаке, Джон Һердон — тамыр күзәнәкләре өлкәсендә һәм хайваннарны клонлау эшләре өчен.