Ирина Шәрипова (1992 елның 7 феврале, Бохара, Үзбәкстан) — Россия топ-моделе. «Татарстан Гүзәле» 2010, «Дөнья Гүзәле 2010» конкурсында Россияне тәкъдим иткән беренче «вице-мисс Россия» 2010.
Биография 1992 елда Үзбәкстанда туа, әтисе үзбәк (Ирина аны белмиИрина Шарипова: «Во мне много кровей»), әнисе рус, украин һәм татар тамырларына ияИрина Шарипова (биография, 15 фото). Аның әнисе дә модель булган, «Бохара Гүзәле» (1989) һәм «Үзбәкстан Вице-миссы» (1990) исемнәренә лаек булган. 7 яшендә әбисе янына Татарстанга күчеп кайта, анда мәктәпне тәмамлый, Казан технология университетына дизайнер белгечлеге буенча укырга керә. 2010 елда «Татарстан Гүзәле» конкурсына кастинг уза, нәтиҗәдә анда җиңә. Шул ук елны «Россия Гүзәле» конкурсында катнаша һәм анда вице-мисс була, конкурсны оештыручылар карары буенча, Кытайда узган «Дөнья Гүзәле 2010» конкурсында Россияне тәкъдим итә. Конкурста иң матур модельләрнең топ-25 керә.
Халыкара подиумда 2012 елда дебют ясый, 2013 елда Marie Claire журналының тышлыгына эләгә. 2014 елның сентябрендә Миланда мода атнасында Dolce & Gabbana күргәзмәсен ачаDolce&Gabbana Summer 2015 Womens Fashion Show.
Төрле вакытта Akris, Billy Reid, Cedric Charlier, Chanel, Dsquared2, Dolce & Gabbana, Ermanno Scervino, Giorgio Armani, Givenchy, Holmes & Yang, Jeremy Scott, Kenzo, Mara Hoffman, Marc Jacobs, Nicholas K, Nina Ricci, Oscar de la Renta, Pamela Rolland, Philipp Plein, Rag & Bone, Ralph Lauren, Sonia Rykiel, TopShop, Tory Burch, Valentin Yudashkin, Versace, Vivienne Westwood һәм башка күргәзмәләрдә катнаша.
2014 елда Victoria's Secret компаниясенең йомгаклау күргәзмәсенә чакырылаSee Who is Walking the 2014 Victoria’s Secret Fashion Show.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Профайл на Fashion Model Directory Профайл на models.com Профайл на Dom Models Төркем:Бохарада туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1992 елда туганнар Төркем:7 февраль көнне туганнар