Янбирдина Зөбәрҗәт Нәби кызы (18 сентябрь 1945 ел — 9 май 2009 ел) — шагыйрә, 1990 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2006). Хәким Гыйләҗев исемендәге премия лауреаты (2001).
Биографиясе
Зөбәрҗәт Нәби кызы Янбирдина 1945 елның 18 сентябрендә Башкорт АССРның Куергазы районы Кунакбай авылында туган. 1973 елдан алып Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районының төрле предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә эшли. 1992-1994 һәм 2000-2009 елларда Башкортстан Республикасы Язучылар берлегенең Стәрлетамак язучылар оешмасында әдәби консультант. 1996-2000 елларда Башкортстан Язучылар берлегенең «Шишмә» Күмертау язучылар оешмасының җаваплы секретаре. 2009 елда Стәрлетамакта вафат була.
Иҗаты Зөбәрҗәт Янбирдинаның «Йөзек кашы» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1978 елда чыга. Аның иҗатына тирән хис-тойгылар, тел байлыгы, образлылык хас. «Күк муенса» (1991), «Ил анасы» (1995), «Сандал» (2001), «Дага чыңы» (2005) һәм башка шигъри җыентыкларына кергән әсәрләренең төп темасы — туган халкының язмышы, тормышта кешенең үз урыны, хатын-кыз бәхете.
Язылып бетмәгән «Көсәпәй» романы (1 нче һәм 2-нче бүлекләре )1977 һәм 2001 елларда «Агыйдел» журналында басылып чыга.
Зөбәрҗәт Янбирдина башкорт балалар шигърияте өлкәсендә дә иҗат итә. Балалар өчен язылган «Колын» (1992), «Айбулат — имәнем» (1994) китаплары авторы. Әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителгән. Шигырьләре көйгә салынган.
Мактаулы исемнәре
Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2006). Хәким Гыйләжев исемендәге бүләк лауреаты (2001, 2006).
Әсәрләре
Дага чыңы: шигырьләр. — Уфа, 2005.
Чыганаклар
Янбирдинә Зөбәржәт Нәби ҡыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Башкортстан энциклопедиясе. Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:2009 елда вафатлар Төркем:9 май көнне вафатлар Төркем:Куергазы районында туганнар Төркем:1945 елда туганнар Төркем:18 сентябрь көнне туганнар