Лайла Магга, кыз фамилиясе Маттссон , Mattsson; 1942 елның 4 ноябрендә Швециянең Кали урынында, Оре коммунасында туган) — көньяк саам телендә балалар язучысы, саам телен саклау һәм үстерү буенча зур өлеше өчен Төньяк илләренең «Gollegiella» (2010) бүләге белән бүләкләнгән укытучы һәм лексикограф.

Биографиясе 1942 елның 4 ноябрендә Швецияда, Кали авылына караган Оре коммунасында боланчылар Густав Маттссон (Gustaf Edvard Mattson; 1897-1973) һәм Элина Ларссон (Elin Margareta Larsson; 1887-1973) гаиләсендә туган.

Осло университетында укып, көньяк саам теле укытучысы квалификациясен алган.

1984 елда үзенең «Maahke ryöknie» дип аталган беренче китабын, ә аннары берничә балалар китабын, сүзлекләрен һәм дәреслекләрен бастырып чыгара.

1993 елда, телче Кнут Бергсланд (Knut Bergsland) белән бергә «Åarjelsaemiendaaroen baakoegaerja/Sydsamisk-norsk ordbok» (Көньяк саам-норвег сүзлеген), ә соңрак берничә балалар китабы һәм Норвег-көньяк саам сүзлеген бастырып чыгарган.

2010 елда саам телен саклау һәм үстерү буенча зур өлеше өчен Төньяк илләренең «Gollegiella» бүләге белән бүләкләнгән. Хәзерге вакытта ире Уле Магга белән бергә Тәүратны көньяк саам теленә тәрҗемәсен эшлиләр һәм көньяк саам теленең грамматикасын язалар.

Норвегиянең Кёутукейну коммунасында яши..

Библиографик белешмә

Åarjelsaemien-Sydsamisk baakoegærja daaroen-norsk ordbok. 1993 Iđut. Bokhylla (bergsland белән бергә, Knut) Govne-boetske / saemiegielese. 1984. Tana: dji galæd'Jår' Maahke ryöknie = Tana rehkenasta Máhtte: dji galæd'Jår'. 1984 Piere Daate lea Tana: dji galæd'Jår'. 1984 Norsk-ordbok sydsamisk — Daaroen-baakoegærja åarjelsaemien. 2009 Iđut. Sørsamisk grammatikk. Davvi Girji 2012 (белән бергә Мага Уль).

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Швециядә туганнар Төркем:1942 елда туганнар Төркем:4 ноябрь көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе