Уразгулов Рәлис Ришат улы (10 гыйнвар 1965 ел ― 24 декабрь 2024 ел) — башкорт журналисты, язучы, Русиянең һәм Башкортстан Республикасының Журналистлар (1993) һәм Язучылар берлекләре (2002) әгъзасы, Шәһит Ходайбирдин исемендәге бүләк лауреаты (1995).
Тормыш юлы һәм хезмәт эшчәнлеге Рәлис Ришат улы Уразгулов 1965 елның 10 гыйнварында Башкорт АССРның (хәзер Башкортстан Республикасы Кырмыскалы районы Иске Муса авылында туган. 1996 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган.
1983-1985 еллар — Совет Армиясе сафларында хезмәт итү. 1985-1987 еллар — Иске Муса авыл мәдәният йорты директоры. 1992-1993 еллар — «Хезмәт даны» Кырмыскалы район газетасында хәбәрче, бүлек мөдире. 1993-2000 еллар — «Яшьлек» газетасында хәбәрче, бүлек мөдире. 2000-2006 еллар — «Башкортстан» гәзите хәбәрчесе. 2006-2007 еллар — «Агыйдел» журналының публицистика бүлеге редакторы. 2007 елдан — «Башкортстан» гәзите хәбәрчесе.
2024 елның 24 декабрендә Уфада вафатЛәйлә Аралбаева. Ҡайғылы хәбәр: Өфөлә билдәле яҙыусы Рәлис Ураҙғолов вафат булған. Башинформ, 24.12.2024. Туган ягында — Кырмыскалы районының Иске Муса авылында җирләнә. Иҗаты Рәлис Уразгулов үзен үткер сүзле һәм төп фикерле журналист итеп танытты. Республика һәм илебез яшьләренең көнүзәк проблемаларына багышланган темаларга язылган һәм «Яшьлек» газетасында басылган публицистик материаллары һәм очерклары өчен ул 1995 елда Башкортстан Журналистлар берлегенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премиягә лаек булды.
Республиканың төп иҗтимагый-сәяси гәзите «Башкортстан»ның хезмәткәре буларак, тәҗрибәле журналист икътисад, авыл хуҗалыгы, экология һәм башка халыкны борчыган темаларга язуын дәвам итә.
Тормыш тәҗрибәсе һәм бай материаллары Рәлис Уразгуловны әдәби иҗатка алып килә. Аның «Тәмуг юлы» исемле тәүге хикәясе 2000 елда нәшер ителгән «Ярдагы ташлар» коллектив җыентыкта дөнья күрә. Ә 2004 елда яшь язучы «Бормалы язмышлар» дип аталган үзенең хикәяләр җыентыгын чыгара. 2008 елда басылган «Ачлык» романы әдипнең зур күләмле тәүге әсәре булды, һәм аны төрле буын китап укучылары бик җылы кабул итте. Гәзит-журнал битләрендә Рәлис Уразгуловның иҗат җимеше турында тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият белгечләре тарафыннан уңай фикер әйтелде. Мәсәлән, башкорт тел белгече, филология фәннәре докторы Гали Сәетбатталов әдипнең әсәрләре турында үзенең күп томлы «Башкорт теле» дип исемләнгән монографик хезмәтендә түбәндәгеләрне яза: «Рәис Уразгулов узган ХХ гасырның сиксәненче елларында журналистикага, әдәбиятка килде. Ул халыкның җанлы сөйләү телен дә, башкорт әдәби телен дә яхшы белә. Язучы иҗат процесында ана теленең төп сүзлек фондын да, составын да, тасвирлау-сурәтләү чараларын да оста куллана». Галим билгеләвенчә, автор халыкның җанлы сөйләү стилен дә игътибардан читтә калдырмый. Әсәрләр теленең морфологик үзенчәлекләре аның иҗат процессында башкорт теленең сүз төркемнәрен үзенең максатына ярашлы рәвештә файдалануын күрсәтә. Язучының әсәрләрен төрле морфологик берәмлекләр бизәп тора. Гади сөйләм синтаксисы Рәлис Уразгуловның сүз остасы булуын дәлилли.
Бик күп каләмдәшләреннән аермалы рәвештә, язучы сәнгатьчә иҗат процессында кереш сөйләмне оста куллана. Ул шулай ук хәзерге башкорт әдәби телендә билгеле булган ундүрт төрле иярчен сөйләмнең алты формасын, өйрәнелгән биш төрле катлаулы синтаксик конструкцияләрнең өчесен бик уңышлы файдалана.
Шулай итеп, фән докторы, язучының романы һәм хикәяләре телен фәнни күзлектән төпле итеп тикшергәннән соң, «Рәлис Уразгуловның әсәрләре башкорт әдәбиятын, публицистикасын һәм әдәби телебезне үстерүдә зур роль уйный» дип автор өчен кадерле булган уңай нәтиҗә ясый.
Бүгенге көндә журналист—язучы Рәис Уразгулов матбугаттагы көндәлек хезмәте белән беррәттән яңа проза әсәрләре өстендә эшли.
Әсәрләре
Тәмуг юлы: Хикәя. — «Яр ташлар» (коллектив җыелма). — Уфа: Китап, 2000. — бит. Бормалы язмышлар: Хикәяләр. — Уфа: Китап, 2004. — бит. Ачлык: Роман. — Уфа: Китап, 2008. — бит.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия (1995).
Шәхси тормышы Хатыны Нурия белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Олы улы Тимергали Уразголов — БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Язучы һәм аның әсәрләре турында
Рафаэль Азнагулов. "Ачлык"тагы байлык. «Башкортстан» гәзите — Талгын аккан елга. (Салават Әбүзәровның язучы белән әңгәмәсе). «Башкортстан» гәзите — Г. Г. Сәетбатталов. Башкорт теле. 9 том, 290-296 битләр Искәрмәләр
Чыганаклар
Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.
Сылтамалар
«Башкортстан» гәзитенең рәсми сайты. Редакция Башкортостан. Энциклопедия. Уразгулов Ралис Ришатович Литературная карта Башкирии. Писатели земли Кармаскалинской… Журнал «Бельские просторы» опубликовал роман «Голод» Алиса Уразгулова и итоги конкурса «Прокруст» Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Әлифба буенча журналистлар Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреатлары Төркем:Кырмыскалы районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1965 елда туганнар Төркем:10 гыйнвар көнне туганнар