Калкансыман биз янында «паращитовидные» дип исемләнгән бизләр урнашкан. Аларның саны 2 дән 12 гә кадәр була, гадәттә 4 биз. Бу бизләр паратгормон җитештерәләр һәм организмда кальций һәм фосфор элементлары әйләнешен көйлиләр. Әгәр бу бизләр ялкынссынса, йә шеш белән зарарлансалар, шул сәбәпле организмга артык гормоннар бүленеп чыкса, сөякләрдә бушлыклар ясала башлый һәм сөякләр тиз сынучанга әләнәләр. Моннан кала гормоннарның күп ясалуы бөерләргә таш утыруга да китерергә мөмкин.
Паратгормонның җитешмәве бу бизләрне алып ташлагач күзәтелә, авыруларның канында кальций элементы бик азаеп китә. Авыруны бик еш кабатланып торган көзән җыерулар интектерә. Бу симптомнарны составында кальций булган препаратлар һәм гормональ терапия ярдәмендә бетерәләр.
Искәрмәләр
Төркем:Медицина Төркем:Анатомия Төркем:Эндокринология