Олег Ефимович Эпштейн (, 1956 елның 12 мае, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — совет тимераякта фигуралы шуучысы, фигуралы шуу буенча Россия һәм Америка тренеры. Халыкара фигуралы шуу академиясе () тренеры.
Тормыш юлы Олег Эпштейн 1956 елның 12 маенда Казанда туа. 1973 елда Свердловск шәһәренең 9 нчы мәктәбен тәмамлаган. ССРБ спорт мастеры (1973).
Эпштейн 2000 елга кадәр Совет һәм Россия фигуралы шуучыларын әзерләгән. Аның тәрбияләнүчеләре арасында Ирина Лобачёва, Илья Авербух, Роман Костомаров, Максим Ставицкий, Анна Семенович, Виктория Синицина, Никита Кацалапов булган.
2000 елдан АКШта эшли. Ул әзерләгән фигуралы шуучылар арасында 2010 елгы Олимпия чемпионы Эван Лайсачек һәм ялгыз шуу ярышларында чыгыш ясаучы Грейси Голдны билгеләп үтәргә мөмкин. Шулай ук 2018 елда ул Рави Валия белән бергә канадалы Патрик Чанның тренеры булган. 2018 елда Чан алар җитәкчелегендә Пхёнчханда узган Олимпия уеннарында җыелма команда белән Олимпия чемпионы титулын яулаган, шулай ук шәхси турнирда тугызынчы булган.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Олег Эпштейн Халыкара фигуралы шуу академиясе сайтында Олег Эпштейн. FSkate.ru сайтында
Төркем:ССРБ спорт осталары Төркем:Казанда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1956 елда туганнар Төркем:12 май көнне туганнар