Азат Фердинанд улы Ягъфәров (1961 елның 4 апреле, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Азнакай районы, Сарлы) ― Россия сәяси эшлеклесе, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары; 2021 елда бер мандатлы округ буенча VIII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты (Татарстанның Әлмәт округыннан депутаты).

Хезмәт юлы 1985 -1987 еллар - «Актүбәнефть» НГТИнең планлы-икътисадый бүлеге икътисадчысы. 1987 - 1988 еллар - «Актүбәнефть» НГТИнең планлы-икътисадый бүлеге башлыгы урынбасары. 1988 - 1991 еллар И.М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть һәм газ институты аспирантурасында уку еллары. 1990 - 1992 еллар - «Татнефть» ҖБнең тышкы икътисадый элемтәләр бүлеге әйдәүче инженеры. 1992 - 1999 еллар - Мәскәүдәге вәкиллек бүлеге, «Татнефть» берләшмәсенең тышкы икътисадый фирмасы башлыгы. 1999 - 2003 еллар - «Татнефть» берләшмәсенең тышкы икътисадый фирмасы директоры урынбасары. 2003 - 2004 еллар - «Татнефть» ААҖ генераль директорының норматив-хокукый мәсьәләләр буенча урынбасары. 2004 - 2021 еллар - «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары - Мәскәүдәге вәкиллек директоры. 2021 елдан - сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты. Икътисад фәннәре кандидаты.

Бүләкләр РФ һәм ТР атказанган икътисадчысы ТР, РФ Энергетика министрлыгы мактау грамоталары ТР Президенты, Министрлар Кабинеты рәхмәтләре 2024 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале ― күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив гражданлык позициясе өчен Миңнеханов Айдар Метшинга «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Татар-информ, 6.09.2024 Искәрмәләр

Чыганаклар tatcenter

Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Төркем:Шәхесләр:Татнефть Төркем:Бердәм Русия фиркасе әгъзалары Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр