Виско́нсин ( ) — АКШ мәркәзенең төньягында урнашкан штат.

Штат елга исеме буенча аталган. Әлеге атаманың этимологиясе төгәл билгеле түгел, ләкин гадәттә ул инглиз теленә француз теленнән кергән дип санала. Французларда исә, бу сүз индеецларның «кызыл таш урыны» сүзенең үзенчәлекле интерпретация нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Исем гадәттә WI, Wis яки Wisc. булып кыскартыла.

Штатның этник составы: алманнар — 42,6 %, ирландлар — 10,9 %, поляклар — 9,3 %, норвеглар — 8,5 %, инглизләр — 6,5 %.

Көнчыгышта Висконсин Мичиган күле һәм Иллинойс штаты белән, көнбатышта Айова һәм Миннесота штатлары белән чиктәш.

Торак пунктлар Висконсинның иң зур шәһәрләре: Милуоки Мадисон Грин-Бэй Кеноша Расин Ла-Кросс Ошкош О-Клэр

*