Ишмәмәтов Морат Хафиз улы (1925 елның 10 сентябре, Мәскәү - 1990 елның 5 гыйнвары, Мәскәү) — совет плакат рәссамы , СССР Рәссамнар Союзы әгъзасы. График рәссамы Илдар Урманченың абыйсы.

Биографиясе 1925 елда Мәскәүдә, Хафиз Ишмәмәтов белән Сара Баишева гаиләсендә туган. 1943 елда гаскәргә чакырыла. 110-нчы Гвардия укчы дивизиясендә 3-нче Украина фронтында сугыша. Ул Днепрны сугышып кичкән чакта каты яралана, соңыннан фронттан демобилизацияләнә. III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. 1945-1951 елларда ул Мәскәү гамәли һәм декоратив сәнгать институтында А.Дейнеки, П.Соколов-Скальларда белем ала.1950-нче еллардан политик плакатлар өлкәсендә эшли башлый. 1960-нчы еллардан "Совет культурасы" газетасы өчен рәсемнәр ясый.

1990 елда Мәскәүдә вафат була.

М. Ишмәмәтов плакатлары Россия дәүләт китапханәсендә, Варшавадагы плакат музеенда һәм башка музейларда саклана.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Советский политический плакат Советские плакаты Реестр профессиональных художников Политический плакат

Төркем:Россия рәссамнары Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:Татар рәссамнары