SkyTat ( яки ) — татар телендә Интернет-аша сөйләм аралашуы һәм бергәләп татар әдәбиятын тавышлы уку клубы. видеоконференцияләр платформасында эшләп тора.

2019 елда барлыкка килгән. Бөтендөнья татар конгрессы, Казан һәм Чаллы мэрияләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәдәният министрлыклары таныган шәхси инициатива.

Тарихы

Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе татарлары оешмалары күптәннән бирле Әсәдуллаев йортында яшьләр өчен үткәрә торган программаларын Интернет-аша бар дөнья буйлап яшәүчеләргә ачу проекты буларак туа. 2019 елда Иннополиста үткән Бөтендөнья татар яшьләре форумы җыелышының проектлар бәйгесендә беренче булып чыга.

Проектта модератор буларак катнашучылар үз тәҗрибәсен уртаклаша, җитәкчеләре исә башка татар телле startup-ларны бәяләүдә эксперт һәм төрле конференцияләрдә модератор буларак даими катнаша.

Аерым бер суб-проект булган «SkyTat Китап уку клубы» 2020 елның март аеннан башлап эшли.

Процессы Практик җыелышларны тәҗрибәле модераторлар җитәкли. Аралашу сессияләрендә беренче (танышып алу) катнашу бушлай тәкъдим ителә. Яшь буенча төрле төркемнәр каралган.

Кызыклы фактлар россияле шәхси онлайн-белем бирү платформасы хөрмәтенә аталган. Җиңүче буларак танылганда, проект төркеме үз приз акчасын 2 нче урынны алган “Туйчылар” музеен ачмакчы булган Омскидан Наилә Галиевага тапшыра. Брендингы Мәскәүнең «Югары икътисад мәктәбе» фәнни-тикшеренү университеты төркеме ярдәме белән булдырылды. Проект исеме язылышына охшаш сүзе төрле кулланылышларда татарчага тәкъдим итәргә, бирергә яки очкылык тотарга (иләштерергә) буларак тәрҗемә ителә ала.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе татарлары Татар порталлары берлеге Санкт-Петербург татар медиафорумы Татнетны үстерү фонды Татнет сәхифәләре исемлеге Татарча Telegram каналлары исемлеге Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе

Төркем:Татар телле оешмалар Төркем:Татар оешмалары Төркем:Тел өйрәнү Төркем:Тел клублары Төркем:Аралашу клублары Төркем:Китап уку клублары Төркем:Онлайн сервислар