Таһир Саматов, Таһир Габделак улы Саматов (1960 елның 11 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― дин әһеле, 1999 елдан мөфти, үзәкләштерелгән дини оешма ― Хант-Манси автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, Россия мөселманнары Дини җыены рәисенең беренче урынбасары Первые заместители главы ДСМР. dsmr.ruАнсар Рамазанеов. Мусульмане Севера. islam.ru, 4.08.2015.
Тәрҗемәи хәле
1960 елның 11 июлендә Казанда дини гаиләдә туган. Әтисе ― Аксубай районы Иске Ибрай авылы тумасы Габделхак хәзрәт Саматов (1930―2009) ― 1998―2006 елларда Татарстан Республикасы мөселманнарының Баш казые. Энесе Хәлил хәзрәт Саматов Когалым шәһәре мәчете имам-хатыйбы, улы Камил хәзрәт Саматов Сургут шәһәре мәчетендә имам булып хезмәт итә В память о Габдулхаке Саматове. Свердловской области, Екатеринбург.
Мәктәпне, аннары һөнәри техникумны тәмамлаган, армиягә киткәнче кранчы булып эшләгән. Армиядә хәрби хезмәтен үтәп кайткач, руда булмаган материаллар комбинатына экскаваторчы булып урнаша, аннары тимер юлда кранчы, паровоз машинисты булып эшли.
Башлангыч дини белемне әтисе җитәкчелегендә ала башлый. 27 яшендә, эшен ташламыйча, 1987 елда ачылган Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә укый, 1991 елда Уфада Р. Фәхретдин исемендәге мәдрәсәне тәмамлый, ике ел Әхмәт Ясәви исемендәге Төркия мәдрәсәсендә укый. Кайткач, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин аны Сургут шәһәренә җибәргән. 1993 елда монда җирле дини җәмгыять (мәхәллә) оештырган. Дини җәмгыять оештырганда, хакимият белән аңлашуда авырлыкларга да, юридик органнарның бюрократиясенә дә юлыккан. 1993 елның ноябрь аенда бер предприятие җитәкчелеге тарафыннан мөселманнарга кызыл почмак бүлеп бирелә. Аны ремонтлап, гыйбадәт йорты ясаганнар, биредә беренче җомга намазы укылган.
Рәсми рәвештә теркәлгәннән соң, җәмгыять шәһәр җитәкчелегенә мәчет төзү үтенече белән мөрәҗәгать иткән, хакимият җир бүлеп биргән. 1995 елда (мәчет бинасыннан алдарак) ике катлы мәдрәсә бинасы төзелгән. Шуннан соң җирле дини җәмгыять зур җәмигъ мәчете төзү турында уйлый башлый. 1997 елда яңа мәчетнең беренче субайлары кагылган.
1996 елда Т. Саматов ХМАО-Юграның имам-мөхтәсибе, Себердә Үзәк Диния нәзарәте рәисенең вәкиле итеп билгеләнә. 1996 елдан башлап ХМАОда гына түгел, Ямал-Ненец автономияле округында, Ноябрьск, Муравленко, Салехард, Яңа Уренгой шәһәрләрендә җирле дини оешмалар булдыруда һәм мәчетләр төзүдә актив катнаша, Себер шәһәр һәм районнарында татар милли-мәдәни автономияләрен булдыруда һәм аларның эшендә турыдан-туры катнашаСаматов Тагир Габдулхакович (Тагир хазрат). Муфтият ХМАО-Югра ВКонтакте, 24.01.2018.
1999 елның маенда округ Диния нәзарәте (мөфтият) оештырыла. Аңа кадәр Т. Саматов Хант-Манси округының барлык җирле дини җәмгыятьләренә бара, булмаганнарында беренчел мөселман дини җәмгыятьләрен оештыруда катнаша. Җыелышлар үткәрә, уставлар кабул итешә. 1997 елның февралендә ХМАО-Югра Диния нәзарәте рәисе, мөфти итеп билгеләнә. Хант-Манси автономияле округы мөфтие вазыйфасы белән беррәттән, төрле вакытта Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Үзәк Диния нәзарәте рәисенең Себер федераль округы буенча тулы вәкаләтле вәкиле вазыйфаларын башкара. 2001 елда ― Көнбатыш Себер мөфтие була, 2007 елда Урал федераль округы мөфтие итеп билгеләнә.
2009 елда ХМАОда 16 җирле дини җәмгыять (мәхәллә) булса, 2015 елда ― округ буенча 30 җирле дини җәмгыять исәпләнә. 2009 елда ХМАО буенча шактый зур мөселман җәмгыяте (300 мең кеше) яшәгән, ХМАО халкының гомуми саны 1,5 млн кеше булган.
2003 елда Сургут дәүләт юридик факультетын һәм 2007 елда РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте дин белеме факультетын тәмамлый. Татар, рус, гарәп һәм төрек телләрен белә.
Иҗтимагый эшчәнлеге
2010 елдан ХМАО татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе. 2013 елдан Хант-Манси автономияле округы буенча Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы Идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет составына керә Саматов Тагир Габдулхакович вошел в состав Общественного совета при УМВД. Официальный портал Администрации города Сургута, 29.10.2013. Юграның I–IV чакырылыш Иҗтимагый палатасы әгъзасы Саматов Тагир хазрат Габдулхакович. Общественная палата Ханты-Мансийского автономного округа – Югры. 2000 елдан ай саен «Мәгърифәт» газетасын чыгара (ХМАО төбәк МДН рәсми басмасы),. 2003 елдан рәсми сайт (www.imanugra.ru) эше белән җитәкчелек итә. Югра мәктәпләрендә хиҗабны тыю 2025 елның октябреннән Ханты-Манси автономияле бүлгесе (ХМАО) мәктәпләрендә (Владимир, Тула өлкәләреннән соң Россиядә өченче төбәк булыпВладимир Правдин. Никабы запретили. ХМАО стал третьим регионом России, где запретили религиозную одежду в школах. ВФокусе Mail, 4.10.2025 ) хиҗаб, никаб, яулык һәм башка баш киемнәре тыелган. Төбәкнең мәгариф һәм фән департаментының Россиядә 2025 елның сентябрендә үз көченә кергән яңа дәүләт стандартына нигезләнгән тәкъдиме буенча, 303 мәктәп карарны (ата-аналар җыелышлары һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып) үзләре кабул иткән, уку йортының локаль актларында беркеткән Дмитрий Ягодкин. В ХМАО объяснили, почему ввели запрет на ношение хиджаба и никаба. ТАСС, 5.10.2025. ата-аналарны әлеге чикләүләрны аңларга тырышырга чакырган: «кыз бала мәктәпкә барганда һәм дәрестән соң яулык бәйли ала. Әмма гаилә өчен бу мәсьәлә принципиаль булса, баш киеменә рөхсәт бирелгән башка уку йортын сайларга кирәк» Правила школьной формы утвердили в России. t.me/ugra_official.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан Президентының Рәхмәт хаты, Сургут шәһәре администрациясе башлыгының Рәхмәт хаты, Югра губернаторының Рәхмәт хаты, «Татар халкы алдындагы казанышлары өчен» медале (БТК)САМАТОВ Тагир Габдулхакович. Глобал86.ру.
Гаиләсе Улы Камил, дин әһеле, Сургут мәчете имамы, гаиләле. Кызлары Әлфинур (Казанда педагогика институтында гарәп һәм инглиз телләрен үзләштерә), СараАлексей Старостин. Т. Саматов: Наш семейный принцип - быть не священнослужителем, а истинным мусульманином. islam.ru, 9.06.2009.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Мусульмане Севера. islam.ru, 4.08.2015 Саматов Тагир Габдулхакович. ДСМР, 17.05.2017
Төркем:Мәдрәсә тәмамлаучылар Төркем:Россия ислам университетын (Уфа) тәмамлаучылар Төркем:Сургут дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаучылар Төркем:Ислам дине әһелләре Төркем:Мөфтиләр