Франс Хәлилов, Франс Хәсән улы Хәлилов (Франс Хасанович Халилов; 1940 елның 24 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Сәпәй) ― агроном-бакчачы, галим―авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Әлмәт муниципаль институты доценты (1997―2000), Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1997).

Тәрҗемәи хәле 1940 елның 24 декабрендә Азнакай районы Сәпәй авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган, әнисе икенче тапкыр кияүгә чыккан. Гаиләдә Солтанов фамилиясен йөртүче энеләре-сеңелләре бар. «Франс» исеме француз язучысы Анатоль Франстан алып куелган.

Авылда 7нче сыйныфны бетергәч, 8нче сыйныфтан Азнакайдагы рус мәктәбендә укыган. Урта мәктәпне (1959), Бәләбәйдә авыл хуҗалыгы техникумын (хәзер механизация һәм электрлаштыру көллияте) бетереп, «трактор һәм машиналар механигы» һөнәрен үзләштергән. Бакалыда ремонт мастерское мөдире булып эшләгән. Совет Армиясенә алынган, Белоруссиядә ракеталар частендә 3 ел хезмәт иткән, сержант.

Армиядән соң, 1965 елда Мәскәүдә Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясенә (2005 елдан ) укырга кергән. Шунда ук читтән торып аспирантура тәмамлаган, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.

Академияне тәмамлагач, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтына () билгеләнгән. 27 ел Бөгелмә сынау кырлары белән җитәкчелек иткән. Үсемлекләр, яңа сортлар сынаган. 1997 елда, финанслау булмау сәбәпле, әлеге сынау кырларын япканнар. 1997―2000 елларда Әлмәт муниципаль институтында доцент булып хезмәт иткән. 2000 елдан лаеклы ялда.

Күп еллар Җиләк-җимеш культуралары селекциясе Бөтенроссия белән хезмәттәшлек иткән. Алар чыгарган яңа сортларны Татарстан шартларында сынаган. Меңнәрчә үсемлек үстереп, бөтен СССРга тараткан: алар Ерак Көнчыгышта, Казакъстанда, Мурманскида һ.б. төбәкләрдә үсә. Гаиләсе белән яшәгән Зеленая Роща авылындагы бакчасында барлык культураларга диярлек урын бирелгән: карлыган («Экзотика», «Лучия», «Лентяй», «Орловский вальс», «Кипиана» сортлары), алмагач (кышка чыдам «Конфетное» сорты), кызыл кура җиләге (эре һәм баллы җиләкле «Желтый гигант» сорты, ремонтант «Геракл» сорты), кара кура җиләге (салкынга чыдам, төптән үсемлек чыгармый торган «Кумберленд» сорты), крыжовник (энәсез «Африканец» сорты), чия (үзлегеннән серкәләнеп, куак сыман үсә торган «Маяк» сорты), виноград Виноград утырту серләре. «Алабуга нуры», 20.05.2022 (суыкка шактый чыдам, эре җиләкле «Алешенькин», «Агат Донской», «Загадка Шарова» сортлары), дүләнә (боярышник) (иртә өлгерүче, бик эре җимешле «Боярышник Арнольда» сорты), лимон Лимонны ничек үрчетергә? «Хезмәт», 12.03.2024, япон айвасы, кытай лимоннигы һ.б. бик яхшы үсә Франс Хасанович Халилов, садовод, кандидат сельскохозяйственных наук, заслуженный работник сельского хозяйства.

Язучылык тәҗрибәсе 70 тән артык фәнни һәм 500 дән күбрәк фәнни-популяр хезмәтФранс Халилов. Яндекс Кью, студентлар өчен 6 китап авторы. Бакчачылар өчен гади телдә язылган 8 китабы 3―5 мең тираж белән басылып чыккан (кайберләре, ихтыяҗ булу сәбәпле, яңадан басылган): Бакчачы - синең өчен. К.: «Раннур» нәшрияты, 2002 ел. Мой сад. Настольная книга садовода. Настольная книга огородника. Плодородный сад и беспроблемный огород. М.: Эксмо, 2008. Плодовый сад от А до ЯПлодовый сад от А до Я Удобрение и защита сада и огородаКнига Удобрение и защита сада и огорода. Эксмо Күп еллар авыл хуҗалыгы һәм бакчачылык темасын яктырткан газета-журналлар белән хезмәттәшлек итә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1997 ― Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

Шәхси тормышы Гаиләле. 1966 елда өйләнгән. Хатыны Вәсилә, Сәпәйдән. Кызы Светлана Мәскәүдә туган, Чаллы педагогика институтын тәмамлаган, гаиләсе белән Түбән Камада яши. Улы Рөстәм Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган, шунда эшләргә калдырылган, башкалада төпләнгән. 1970 елдан бирле Хәлиловлар гаиләсе Бөгелмә районы Зеленая Роща авылында яши.

Кызыклы факт Хәлиловлар гаиләсеннән 12 кеше (ике сеңлесе, энесе, аларның ирләре, хатыннары, улы, аның хатыны, ике оныгы) Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Роза Нургалиева. «Бакча – минем тормышым». «Ирек мәйданы», № 51 (794), 25.12.2025. ― Б.4―5.

Сылтамалар Халилов Франс. Дачники «Сад – моя жизнь, моя семья, моя вера». «Сады Сибири», № 1, январь 2010.

Моны да карагыз

Төркем:Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаучылар Төркем:Агрономнар Төркем:Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатлары