Минск тәфсире (, ) — 1686 елгы Польша-Литва татарларының кулъязмасы, анда Коръән тексты поляк теленә тәрҗемә дә ителгән.

Бу Коръәннең поляк, хәтта славян телләренә дә беренче, аннан тыш Европаның өченче теленә тәрҗемәсе. Беренче сүрәләр төрек телендә язылган, һәм унтугызынчы сүрәдән текст гарәп алфавиты ярдәмендә поляк телендә язылган.

Бу кулъязманың соңгы битендә Минск шәһәре мөселманнарының имамы Урьяш ибн Исмәгыйль искә алына, шуңа күрә фәнни әдәбиятта Литва татарларының тәфсире кайвакыт шартлы рәвештә «Урьяш ибн Исмәгыйль тәрҗемәсе» дип атала.Литва татарларының тәфсирләрендә явыз рухлар һәм потлар исемнәре

Башта, поляк телендәге тәрҗемәнең барлыгы гарәп графикасы һәм тәфсир сүзен куллану аркасында билгеле булмаган, бу сүз гадәттә Коръән тәрҗемәсе түгел, ә аңа аңлатмалар дигәнне аңлата. Документ авторлары бу сүзне Исламда Коръәнне тәрҗемә итү тыелганга кулланганнар. Хәзерге вакытта Минсктагы Якуб Колас Үзәк фәнни китапханәсендә саклана.

Шулай ук карагы

Беларусиядә ислам Польшада ислам Польша-Литва татарлары

Искәрмәләр

Сылтамалар

Tefsir Tatarów Wielkiego Księstwa Litewskiego. Teoria i praktyka badawcza Галимнәр Минск тәфсире авторы исемен таптылар, Коръәннең Европа теленә беренче каноник тәрҗемәсе. Төркем:Польшада ислам Төркем:Беларусиядә ислам Төркем:Липка татарлары