Өзләү — башкорт вокаль сәнгатенең бер төре, башка төрки һәм монгол халыкларында да (тыва, хакас, шор, алтай, монгол һ.б.) охшаш вариантлары таралган. Мөселман халыклары арасында ул башкортлар арасында гына сакланган диярлек. Өзләүнең башка җирле исемнәре: һоҙҙау (Белорет районы), ҡайҙау (Аргаяш районы), тамаҡ-ҡурай.
Өзләү төрләре Ике төп төре бар:
Соло өзләү — кеше бер үзе, йә думбыра йә кылкубызга кушылып башкарыла. Курай яки кубызда уйнаганда өзләү кушу.
Соло өзләү, үз чиратында, өч өлешкә бүленә:
Кара өзләү яки түбән өзләү; Югары өзләү; Бала өзләү һәм хатын өзләү
Репертуар Өзләү сәнгате ярдәмендә байтак җырлар һәм музыкаль әсәрләр башкарыла: озын-көй, халык маршлары һәм бию көйләре, кош сайравы һәм җәнлекләр тавышы. Шулай ук өзләүне төрле җырларга кушып җибәрәләр, кобайыр, эпик әсәрләр башкарганда кулланалар.
Өзләүгә өйрәнү җиңел түгел, тәҗрибәле укытучы белән бик байтак күнегүләр таләп ителә.
Тарих Борынгы заманнарда өзләү башкорт халкында киң таралган һәм йолаларда кулланылган, ул — исламга кадәрге ышануларның яңгырашы. Өзләүне борынгы бакчылар (камнар) кулланган. Халык арасында ислам таралып, бакчылар роле кимегәч, өзләү дә югала бшалый. XIX гасыр уртасында ул башкортлар арасында онытылып барган сәнгатькә әйләнгән.
Бәхеткә, өзләүне буыннан-буынга саклап килүчеләр дә булган. ХХ гасырда Башкортостанда С. Юлмөхәммәтов, Р. Заһретдинов, М. Сәләмәтов өзләүләре белән билгеле булса, Белорет районыннан Бибизадә Сөләйманова башкорт хатын-кызлары арасында бердәнбер өзләүче генә түгел, ә башка дөньяда һич ишетелмәгән өзләү төрен саклап калучы да була.
Өзләү турында беренче тапкыр С.Рыбаков XIX гасырда язып чыга, Л. Н.Лебединский һәм Х. С.Ихтисамов аны нотага сала һәм өйрәнә.
Бүгенге көндә башкорт сәхнәсендә өзләүне танылган курайчы Рәис Низаметдинов башкара, моңарчы кулланмаган борынгы төрләрен тергезү белән шөгыльләнә.
Әдәбият
Башҡортостан. Ҡыҫҡа энциклопедия. «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми нәшриәте. — Өфө, 2007.
Сылтамалар
Төркем:Башкорт музыкасы