Тьюринг премиясе — исәпләү техникасы Ассоциациясе тарафыннан информатика буенча шул өлкәдә күренекле фәнни-техник кертем өчен бирелә торган иң престижлы премия. Исәпләү техникасы Ассоциациясе тарафыннан беренче электрон исәпләү машиналары барлыкка килүгә кадәр исәпләнүчәнлек турында беренче тирән нәтиҗәләр алган инглиз галиме Алан Тьюринг хөрмәтенә оештырылган. Һәр ел саен информатика һәм исәпләү техникасы даирәсендә шул сферада кертеме компьютер җәмәгатенә көчле һәм дәвам итүче йогынты ясаган бер яки берничә белгечкә бирелә . Премия бер кешегә бер мәртәбәдән артык түгел бирелергә мөмкин. Мәгълүмати технологияләр сферасында Тьюринг премиясе академик дисциплиналарда Нобель премиясенә аналогик статуска ия. Беренче мәртәбә 1966 елда Алан Перлиска компиляторлар барлыкка китерү технологиясе үсеше өчен бирелгән булган. 2007 елдан 2013 елга кадәр премия фонды Intel һәм Google корпорацияләре тарафыннан спонсорланган булган, премиянең ел саен үлчәме 250 мең $ булган, 2014 елдан приз фонды $1 млн га кадәр арттырылган, ә Google компаниясе премиянең бердәнбер спонсоры булган . Традиция буенча премия лауреаты бүләк ителгәндә “Тьюринг лекциясе” дип аталган доклад белән чыгыш ясый, анда ул аның фикере буенча әһәмиятле информатика һәм исәпләү техникасы проблемалары турында карашын уртаклаша. Тьюринг премиясе лауреатлары