Сөнгәләй мәчете, Сөнгәләй шәһәрендәге «3005нче мәхәллә» мәчете () ― Сембер өлкәсенең Сөнгәләй шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Сембер өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагында. Шәһәрдә ачылган беренче мәчет.

Тарих 2023 ел ахырына шәһәрдә 6353 кеше яшәгән. Сөнгәләй районында 20,92 мең кеше яши. Руслар ― 16340 (76,5 %), татарлар ― 1110 (5,2 %), чуашлар ― 2798 (13,1%), мордвалар ― 234 (1,1%). 31 торак пунктның 3сендә ― чуаш халкы, 2сендә татарлар күпчелекне тәшкил итә Муниципальный округ. Главная страница.

Сөнгәләй шәһәрендә яңа мәчет төзү турындагы карар 2022 елда кабул ителгән, шул вакытта ук объект өчен урын билгеләнгән.

Сембер өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Сөнгәләй районы Сөнгәләй шәһәренең «3005нче мәхәллә» җирле мөселман дини оешмасы Федераль салым хезмәтенең Сембер өлкәсе буенча идарәсендә 2023 елның 31 марттында рәсми теркәлгәнСенгилей шәһәрендәге «3005 нче мәхәллә» мәчете.

2023 елның җәендә җирле эшмәкәрләр һәм мәхәллә мөселманнарыннан җыелган акчага төзелеш эшләре башланган 1 ноября в Сенгилее открыли мечеть. Татарские новости Ульяновской области, 2.11.2025. Төзелеш эшләре җитәкчесе ― Сембер өлкәсенең атказанган төзүчесе Ринат Бари улы. Төзелеш эшенә төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре дә зур ярдәм күрсәтә.

2024 елның августына Сөнгәләй районы мөселманнары тырышлыгы һәм акчалары белән инженерлык коммуникацияләре (газ, су, электр) үткәрелгән, фундаментлар кору һәм цоколь катын төзү эшләре башкарылган. Бу этапта булачак мәчетнең беренче каты салынаПродолжается строительство мечети в г.Сенгилей. РДУМ Ульяновской области, 8.08.2024.

2025 елның февраленә мәчеттә биналарның эчке бизәлеше дәвам итә, шулай ук газ җибәрү мәсьәләсе хәл ителә. Газ казаны җиһазлары һәм җылыту системасы газ кертүгә әзер.

2025 елның Рамазан аенда (28 февраль ― 29 март)Рамадан 2025: начало и конец, правила поста. РБК Life, 3.03.2025 мәчетнең вакытлыча җиһазландырылган бүлмәсендә Тәравих намазы уку өчен дин тотучыларны кабул итәргә мөмкин булганМуфтий Ульяновской области посетил город Сенгилей. РДУМ Ульяновской области, 17.02.2025. Төзелеш барышында мәчеттә Сембер өлкәсе Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин булганМуфтий Ульяновской области посетил город Сенгилей. Телеграм-канал Ислам в Уляновске, 15.02.2025.

2025 елның 1 ноябрендә мәчет тантаналы рәвештә ачылган. Бәйрәм чарасында Сембер өлкәсе Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин, Сембер өлкәсе Губернаторы администрациясенең эчке сәясәт идарәсе башлыгы С. В. Паховский, «Сөнгәләй районы» муниципаль берәмлеге администрациясе башлыгы М. Н. Самаркин, Сембер өлкәсе Закон чыгару Җыелышы депутаты В. В. Ковель, Сембер өлкәсе Губернаторы киңәшчесе, «Минем бизнес» төбәк үзәге җитәкчесе Р. Ш. Райнетдинов, Сөнгәләй шәһәренең настоятеле протоиерей Виктор Почобут, төбәк имамнары һәм муллалары, мәчеткә йөрүчеләр, кунаклар, шәһәр һәм район халкы катнашканОткрытие мечети в Сенгилее. Мелекесская епархия Русской Православной Церкви, 1.11.2025Ульяновск өлкәсенең Сенгилей шәһәрендә яңа мәчет ачылды. Татар-информ, 1.11.2025.

Имам 2025 елның 4 июленнән имам-хатыйб Шәрипҗан улы Рәмис хәзрәт ҖәлалетдиновЗалалтдинов Рамис Шарипзянович.

Искәрмәләр

Сылтамалар Открытие мечети в Сенгилее. Мелекесская епархия Русской Православной Церкви, 1.11.2025 Строительство мечети в г.Сенгилей. rutube видео, 1:40 от 4 августа 2025 года

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Сембер өлкәсе мәчетләре Төркем:2025 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сөнгәләй районы