Дамирә Кузаева (1948-1993) — татар театры артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык артисты.
Тәрҗемәи хәл Дамирә Нәҗмиҗан кызы Кузаева 1948 елда Молотов өлкәсе Барда районының Төнгүк авылында туа. 1963 елда урта мәктәпне тәмамлый һәм 1964 елда Татарстанның Әлмәт татар драма театры труппасына эшкә килә. 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый.
Әлмәт театрында талантлы артистка төрле характердагы рольләрне башкара. 1976 елда Дамира Кузаевага Татарстанның атказанган артисткасы, 1986 елда Татарстанның халык артисткасы макталуы исеме бирелә. Артистка ТАССР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса – йолдыз бар” пьесасы буенча куелган спектакльдә Мәдинә ролен уйнаган өчен 1979 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Дамира Кузаева 1993 елда вафат була. Ул Төнгүк авылында җирләнгән. Хәтер
Артисткага хөрмәт йөзеннән, ел саен аның туган авылында талантлы яшьләр арасында театр осталыгы бәйгесе оештырыла. 2016 елда Әлмәт татар театры сәнгать советы карары белән Дамирә Кузаева исемендәге премия булдырылганПремия имени Дамиры Кузаевой. Милләттәшләр. Искәрмәләр
Чыганаклар Габдулла Тукайга багышланган сайт Төнгүк мәктәбе сайты
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Татар артистлары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Әлмәт татар дәүләт драма театры Төркем:Дамирә Кузаева