Альпака — дөяләр гайләсеннән имезүче, лама, гуанако һәм викуньяның иң якын туганы. Кыргый табигатьтә альпакалар бары тик Көньяк Америкада гына яши, ә менә Анд төбәкләреннән тыш, Татарстанда, АКШ һәм Яңа Зеландияда үрчетәләр.
Классификация һәм тарих Альпака ламаның бер төре. Гомумән аның дүрт төре бар. Ике төр кыргый — гуанако һәм викунья , ә икесе йортлаштырылган — йорт ламасы һәм альпака. Лама үзенең шәҗәрәсен гуанакадан алып бара. Генетикларның соңгы еллардагы тикшеренүләре альпаканың ата-бабасы виунья икәнен исбатлаганчы, аны нинди токымнан булганы турында галимнәр бик озак бәхәсләшкәннәр.
Сыйфатлама Беренче карашка альпака сөйкемле күдрә сарыкка охшаган. Әмма игътибар белән карасаң, аның якын туганы дөя икәне аңлашыла. Беренчедән альпаканың тояклары юк. Аякларында икешәр бармак, анда зур булмаган, үтмәс һәм бөгелгән тырнаклар бар. Ә тубыклары икегә бүленгән сөялле мендәрчекләр. Мондый аяк төзелеше белән тау сукмакларыннан бердә таймыча йөгерергә була, ә тырныклары тубыкларын каты ташлардан саклый. Альпаканың йәзедә гадәттән тыш күренә. Өске ирене икеләнгән, ә аскы казнадагы кисүче тешләр гомер буена үсә.
Токымнары Альпакалар ике төре бар. Укайа — йомшак уенчыкка охшаган, киң таралагн альпаканың төре. Һәм Сури — җиргә кадәр озын һәм шнур кебек бөтерелгән йонлы.
Яшәү рәвеше Туган йорты Көньяк Америкадыгы Анд тауларының 3500-5000 метр биеклектә көтүлек итәләр. Күп өлеше Перу территорясендә, аннын тыш Эквадор, Чили һәм Боливиядә яшиләр. Тауларның кырыс климатында, кайда тәүлек эчендә эссе һава кырау төшү белән алышына, аларның җылы йоннары бик яхшы җылыта. Канның махсус үзлекләре аларга биектә җиңел суларга булыша. Башка илләрдә альпканы үрчетү авыррак. Аларның тормышының мәҗбүри шарты — киң көтүлекләре булган биек таулар.
Туклану үзенчәлекләре Альпакалар сусыл үлән, мүк, яшь үрентеләр, хәттә чәнечкәләрдә ашыйлар. Иреннәре белән өзеп ян тешләре белән чәйниләр, чөнки аларның өске тешләре юк. Көн давамында алар үлән чүпләп акрын гына бер урыннан, икенчесенә күчәләр. Альпака күшәүле хайван, шуңа күрә һәр кич ашказанга җыелган ризыкны тагын бер кат яхшылап чәйниләр. Фермаларда асрый торган альпакалар үлән һәм печән, җиләк-җимеш яки яшелчәләр, ә тагын тоз, минераллар һәм туйганчы су алалар.
Үрчүе Альпака ике елга бердән ешрак түгел генә әни була ала. Гадәттә 5 килограмм авырлыктагы бер сабый туа. Бу тулысынча мөстакыйль бала — бер сагатьтән соң аякларына басып, әнисе артыннан йөгерергә әзер. Бәләкәй альпака бик тиз үсә — 6 айга 30 килограмм авырлыкта була. Шул вакытка кадәр, ул әнисенең сөте белән туклана. Әмма зур альпаканың гадати ризыгын иртәрәк татаып карый.
Хуҗалыкта әһәмияте Альпаканың төп байлыгы — йомшак йон. Ул бик нечкә — кеше чәченнән сигез тапкыр нечкәрәк. Һәм куе — сарык йонына караганда 7 тапкыр җылырак. Аларның йоны, кешегә аллергия тудырмый, сү үткәрми һәм пычыранмый диярлек. Альпаканы елга бер кыркыйлар. Шул вакытта бер-ничә килограмм йон салдыралар. Ул тауларда өшемәсен өчен, йонын бик кыска кисмиләр. Яшь хайваннарның йоны иң йомшак, ефәк кебек назлы һәм кыйммәт. Ә 10 елдан өлкәнрәк булса, аның йоны катырак була — алардан плед, келәмнәр җитештерәләр.
Кызыклы фактлар — Альпака мисыр пирамидаларыннан да борынгырак. Аларны 6000 ел элек инк кабиләләре йортлаштырганнар;
— Бер ел эчендә бер альпакадан 3 — 6 килограмм кадәр чимал йон алып, 1 — 3 килограмга кадәр кыйммәт җеп ясыйлар;
— Альпакаларның йоны 20 гә якын табигый төсмергә аерыла;
— Сирәк кенә альпака көтүен күзәтергә, көтүче итеп ламаларны эшләтәләр;
— Альпак җепселләре катгый куркынычсызлык нормаларына туры килә һәм утка чыдам санала;
— Альпакалар еш гөҗли, йомшак тавыш белән кызыксыну, шатлык, борчылу яки күңелсезлек белдерәләр. Ә парлашкан вакытта ата альпакалар үзенчәлекле тамак авызы чыгара.
Альпака һәм кеше Кешеләр белән альпака бик тату. Алар куркагырак, әмма тиз ияләшәләр һәм кыюлангач үзләре киләләр. Шулайда алар бөкресе булмасада дөяләр һәм берә нәрсә ошамаса, төкереп куюлары да бар. Ул яктан сак булырга кирәк!
Казанда Альпакалар Казанда да бу хайваннырны күреп була. Алар гадәти махсус паркларда яшиләр.
Искәрмәләр
Чыганаклар Журнал «Тошка и компания» № 4 (282) апрель 2022. Мәктәпкәчә балалар өчен басма.
Төркем:Әлифба буенча хайваннар Төркем:Альпакалар