Marvel Comics ( сүзеннән — «могҗиза») — комикслар бастырып чыгара торган АКШ ширкәте, «Marvel Entertainment» корпорациясенең бүлекчәсе. Табынучылар арасында «Фикер йорты» кушаматын йөрткән «Marvel» шушы комикслар сериялары белән аеруча танылган: «Гаҗәеп дүртлек», «Үрмәкүч-кеше», «Искиткеч Һалк», «Тимер кеше», «Башкисәр», «Көмеш Сёрфер», «Өрәк-узышчы», «Доктор Стрәнҗ», «Тор», «Капитан Америка», «Икс-кешеләр», «Җәзалаучы», «Галактиканың сакчылары», «Кырмыска-кеше» һәм «Дэдпул». «Marvel» комиксларындагы персонажларның күбесе, Җир-616 дигән атаманы алган, уйлап чыгарылган галәмдә яшәйләр.

1960-нчы еллардан бирле Marvel Comics комикслар чыгара торган ике иң эре АКШ ширкәтләренең берсе, ул DC Comics белән беррәттән тора (DC Comics-ның иң танылган персонажлары: ул «Супермен» һәм «Бәтмен», һәм шулай ук «Могҗиза-хатын», «Фләш» һәм «Яшел ук»).

2009 елның азагында «The Walt Disney Company» ширкәте «Marvel»-ны сатып алуы турында игълан иттеКомпания Walt Disney покупает Marvel Entertainment. Килешү 2009 елның декабрь азагында узды. Аның бәясе 4,24 миллиард доллар булды.

Төп мөхәррирләр Җоу Саймон (1939—1941) Җәк Көрби (1940—1970) Стән Ли (1941—1972) Винсент Фаго (Ли армиядә хезмәт иткән чакта мөхәррир вазифасын вакытлыча үтәде) (1942—1945) Рой Томас (1972—1974) Лен Вин (1974—1975) Марв Вулфмен (1974—1975 елларда аклы-каралы журналлар өчен җавап тоткан; 1975—1976 елларда бөтен ширкәтнең баш мөхәррире) Җерри Конвэй (1976) Арчи Гудвин (1976—1978) Җим Шутер (1978—1987) Том ДеФалкоу (1987—1994) Бердәм баш мөхәррир булмаган (1994—1995) Марк Грүнвалд Боб Һаррас Боб Бүдиәнски Бобби Чейз Карл Поттс Боб Һаррас (1995—2000) Җоу Кесада (2000—2011) Әксел Алонсоу (2011—2017)

Marvel галәме персонажлары

Үзенең озын тарихы эчендә «Marvel Comics» бик күп киң танылган персонажлар ясады, мәсәлән:

Үрмәкүч-кеше Капитан Америка Һалк Росомаха Тимер кеше Башкисәр Блейд Җәзалаучы Тор Локи Доктор Стрәнҗ Дэдпул Кара тол-хатын Өрәк-узышчы Капитан Марвел Фантастик әфәнде Кырмыска-кеше Ефәк Сугыш машинасы Баки Барнс Лачын күз һәм бик күп башка персонажлар.

Marvel галәме төркемнәре

Marvel галәменең күп персонажлары, гомуми дошманнары белән сугышыр өчен, төркемнәргә кушылалар. Киң танылган супербатырлар төркемнәре турында аерым комикслар бар. Иң танылган һәм популяр төркемнәр: Үч алучылар Гаҗәеп дүртлек Икс-кешеләр К.А.Л.К.А.Н. Иллюминатлар Күк күкрәтүчеләр Галактиканың сакчылары (1969, 2008) Кеше-түгелләр Кодрәтле Үч алучылар Яклаучылар Яшерен Үч алучылар Басып алучылар Нова корпусы Ultimates һ.б.

Шулай ук карагыз Marvel Comics комикслары буенча төшерелгән фильмнар Marvel кинематографик галәме фильмнары исемлеге (+ телесериаллар) Marvel кинематографик галәме Marvel Studios

Искәрмәләр

Сылтамалар Marvel Entertainment-ның рәсми сайты Marvel комикслары буенча бирелмәләр базасы (Вики-сайт)

* Төркем:АКШ-ның комикслар нәшриятләре Төркем:Нью-Йорк ширкәтләре Төркем:1939 елда нигезләнгән нәшриятләр