Төлке, гади төлке яки җирән төлке (; ) — этләр гаиләлегенә караган ерткыч. Озынлыгы 60-90 см, койрыгы 40-60 см, авырлыгы 6-10 кг. Төлке кызыл төстә була.

Урманлы далада, далада яши. Төрле азык белән туклана. Тәүлек буена, бигрәк тә кичен актив.

Йөгерү вакыты — гыйнвар-март. Йөклелек вакыты 52-56 көн, 4-6 бала китерә, сирәк кенә — 12. Көзен гаилә таркала, төлке оясын ташлап сукбай йөри башлый.

Искәрмәләр

Төркем:Төлкеләр Төркем:Әлифба буенча хайваннар Төркем:Хайваннар Төркем:Зоология Төркем:Умырткалылар